Олы Кайбычта Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм парадына сугыш ветераннары җыелды

Кайбычта Җиңү көне елдан-ел киңрәк масштабта бәйрәм ителә башлады. Кичә бәйрәм тантаналары авыл җирлекләрендә гөрләсә, бүген районның иң зур парады Олы Кайбычта узды. Парадта катнашу өчен оешма, учредение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, төрле авыллардан килгән халык иртәдән үк мәдәният йорты бинасы янына агылды.
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев билгеләп үткәнчә, совет елларында нәкъ менә биредә административ үзәк - райисполком бинасы урнашкан була.
Төрле төстәге шарлар, транспорантлар, веноклар, чәчәк бәйләмнәре тоткан халык ташкыны хәзерге Кояшлы бульвар урамында урнашкан һәйкәлгә таба юл алды. Авыл халкы, бәйрәмгә җыенып, капка төпләренә чыкты, кунаклар, балалар да шулай ук парадка кушылды. Һәйкәл янында исә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, балачаклары сугыш елларына туры килгән буын вәкилләре җыелган иде. Тантананы мәктәпләр арасында узган строй җыры конкурсы җиңүчеләре - Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән һәм Олы Урсак мәктәпләре укучылары башлап җибәрде.
- Бу сугышка районыбыздан ун мең кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ватаныбыз өчен башларын салган... Без сезнең алда мәңге бурычлыбыз. Гомерен, яшьлек елларын Җиңү хакына корбан иткәннәргә рәхмәт әйтеп, баш иябез, - диде үз чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Президентының вәкиле Руслан Григорьев, Апас һәм кайбыч хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, Ябалак авылында гомер кичерүче ветеран Александр Маклашов, Казан федераль университетының проректоры Рияз Минзарипов та тәбрикләде.
Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгышы тантанага тагын да җете төсмерләр өстәде, бәйрәм төрле төсләрдәге салют белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.9400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.19400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.55200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10100
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.29400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43100
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.43800
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50700
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14300
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15000
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47900
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45400
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27400
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.19600
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.19600
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.19400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.9400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика