Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта чираттагы ярминкә узды

    Шәһәр халкының гына түгел, авыл кешеләренең дә көзге ярминкәләрне көтеп алулары табигый хәл. Чөнки анда үзебезнең җирлектә җитештерелгән товарлар гына сатыла.

    Басуларда игеннәрне, бакчаларда уңышны җыеп алганнан соң һәр елны үткәрелүче ярминкәләрдә беренчедән, халкыбызның уңганлыгы күренсә, икенчедән, азык-төллек муллыгы үзенә җәлеп итә. Бу якшәмбедә район үзәгендә узган ярминкәдә дә җаның теләгән продукцияне сатып алырга мөмкин иде. Сәүдә рәтләре белән танышып йөргән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләре, агрофирмалар, сәүдә оешмалары хезмәткәрләренә, фермерлык хуҗалыгы җитәкчеләренә, икмәк пешерүчеләргә, агрохимикларга ярминкәгә югары әзерлек белән килүләре өчен рәхмәтен белдерде. Сәүдә павильоннарының барысында да булды ул. Сөт продуктлары сатучы кызлар Чүтидән булып чыкты. Район башлыгына алар Казанда да авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән бөтен продукцияләрен сатып кайтулары, товарларын чират торып алуларын әйттеләр.

    - Барысы да үзебезнеке, сыр, атланмай гына Татарстанның бер районында җитештерелгән. Аларга бернинди порошок та кушылмаган, барысы да натураль. Халык читтән китерелгән, сыйфаты шикле булган ашамлыклардан туйды бит инде. Шуңа да безнекен яратып алалар, - диде алар.

    Ә ярминкә гөрләде генә! "Кече авылларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү автолавкасы" дип язылган машинадан кәбестә, суган, кишер саталар, аның янәшәсендәге машинадан бәрәңге сатып алалар, агрофирмалар ит, печән, ашлыгын мулдан алып килгән. Авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарлар сатты.

    - Бу машина безгә быел гына бирелде әле, - диде Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков. - Хәзер автолавканы кече авылларда көтеп алалар, атнасына ике тапкыр халыкка сәүдә хезмәте күрсәтәбез. Сатуга азык-төлек товарлары гына түгел, хуҗалык кирәк-яраклары да куябыз. Нигездә, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Багай, Ульянково, Олы Подберезье авыл җирлекләрендәге кечкенә авылларга барабыз. Без үзебезнең Татарстанда җитештерелгән товарларга өстенлек бирәбез. Кибет киштәләрендәге азык-төлек, спиртлы эчемлекләр дә - Татарстанныкы.

    Ни дисәң дә, үзебезнекенә җитми инде! Чит илләрдә җитештерелгән товарларга өстенлек бирү шаукымы узды, хәзер Татарстанныкын сумка тутырып алабыз. Чөнки алар тәмле дә, сыйфатлы да, куркынычсыз да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: