Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта гаилә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне тәбрикләделәр

    Озак еллар бергә яшәүчеләрдән «Моның сере нидә?» дип сорарга яратабыз. Мөгаен, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан да аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәгәндә генә кешеләр тигез һәм матур гомер итә аладыр ул. Олы Кайбычтагы кафеларның берсендә үткәрелгән кичәдә илле, илле биш, алтмыш ел элек гаилә учагын кабызып, бүгенге көндә...

    Чараны район ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина китапханәчеләр белән берлектә оештырды һәм алып барды. Мул табыннар артында үткәрелгән күркәм бәйрәмдә барлыгы сигез пар катнашты: бриллиант туйларын билгеләп үтүче пар - Шүширмә авылыннан Илсөяр һәм Салих Камаевлар, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр - Иске Чәчкабтан Зәйтүнә һәм Габбас Таҗетдиновлар, алтын туйларын билгеләп үтүчеләр - Олы Кайбычтан Әминә һәм Миннехан Гыйльмуллиннар, Бәрлебашыннан Рушания һәм Тукай Әскәровлар, Олы Тәрбиттән Роза һәм Алексей Корниковлар, Мәлкидән Анна һәм Петр Петровлар, Олы Урсактан Фәния һәм Хәлим Кәримовлар, Чүтидән Сания һәм Фазылҗан Әхмәтшиннар.

    Әлеге парларның гомер тарихларына күз салып, тәфсилләп язарга утырсаң, үткәннәрне бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да Рафия Гайнуллина өлкәннәребезнең сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган һәрберсенең үткән тормыш юлы белән кыскача таныштырды, шулай ук экранда һәр гаилә турында, фотографияләрдән ясалган презентация дә күрсәтелде. Кунаклар яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

    Олылар сүзе - китапның үзе диләр, әлеге китаптан бераз гына булса да мәгълүмат алу йөзеннән өлкәннәребезгә мөрәҗәгать иттем.

    - Тормыш булганда төрле хәлләр була, иң мөһиме, бер-береңә юл куярга һәм сабыр итәргә кирәк, тормышыбыз зарланырлык түгел, - дип шөкер итә Рушания апа белән Тукай абый Әскәровлар.

    Ә Зәйтүнә апа белән Габбас абый Таҗетдиновлар исә танышып өч көн узгач гаилә коралар. Гаилә тормышының уңышлы булуы күмпе очрашып йөрүгә бәйле түгел, дип уйлый алар.

    - Озак очрашып йөреп тә, яшәп китә алмаганнар бар, өч кенә көн аралашып та, бәхетле гомер итеп була. Шөкер, бер-беребезне яратып һәм хөрмәт итеп яшәдек! - дип җавап бирде әлеге мөлаем пар.

    Хөрмәтле юбилярларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды:

    - Кавышу көнегездән соң күпме вакыт үткән, сез матур тормыш юлы үтеп, шушы юбилейларыгызга бергәләп килеп җиткәнсез. Алга таба да тынычлыкта, шушы матур дөньяда тигез гомер итәргә язсын сезгә! - диде ул.

    Район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарган җырлар һәм биюләр бәйрәмгә ямь өстәде. Өлкәннәребез үзләре дә чын күңелдән җырлады, биеде һәм бер-берсе белән аралашты.

    Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Алар һәрберсе чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, барлык яшьләргә дә үзләренеке кебек күркәм гомер теләде. Әлеге парларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик илле, илле биш һәм алтмыш ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: