Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта — игелекле эшләр көне

    Татарстанда Язгы игелек атнасы бара. Аның бер көне, 24 апрель, Олы Кайбычта Игелекле эшләр көне буларак үткәрелде. Бу көнне район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләре администрация бинасынының киңәшмәләр залында кешеләрнең кан басымын үлчәде һәм кан составындагы шикәр микъдарын үлчәде. Биредә шулай ук участок табибы да кабул итте.

    --Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы шундый чара үткәрү тәкъдим белән чыккач, без бик шатланып риза булдык. Тикшерү өчен юкка гына бу бинаны сайламадык, чөнки бу Кайбычта кеше иң күп йөри торган урыннарның берсе. Аннан, эшләгән кешенең күп очракта үз сәламәтлеген тикшертеп торырга вакыты юк, ә монда тиз генә тикшерелеп алгач, барыбер җайлы, кеше үз сәламәтлегенең торышын белә һәм аз булса да уйлана. Бу чара шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның нәтиҗәле юлы булып санала, - диде үзәк раойн баш табибының медицина хезмәте күрсәту буенча урынбасары Алмаз Алиуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: