Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән очрашуда яшьлек җырларын искә алдылар

    Өлкәннәребез җор телле дә инде безнең. Әнә пенсионер Зөфәр абый Гобәевка яшьтәш­ләрен котлау өчен сүз биргәч, елмаеп:"Картлык безгә дә килеп җитте, дип моңаеп утырмагыз әле. Кая ул картаю, күңелебез һаман да яшь бит әле. Ә карт аю урманда яши ул", - диде дә яшьлекләрендәге "Ак чәчәкләр" не җырлап җибәрде. "Йомры...

    Матур шигырьләр иҗат итүче ветеран-укытучы Мәүлиха Айзатуллина да картлыкны шатлык итеп яшәүчеләрдән. Бәйрәмдә үзенә сүз биргәч, котлавын "Яшьлек үткән, картлык җиткән. Картлык хәтта йөрешемә дә үзгәреш кертте", дип шигъри юллар белән әйтеп бирде.Табигатьнең һәр фасылы үзенчә матур булган кебек гомер көзенең дә гүзәл мизгелләре күп. Авылдашларына сәүдә хезмәте күрсәткән Роза Габидуллина, электр белән тәэмин итү тармагында эшләгән Рәшидә Зиннурова, гомерен укучыларга белем бирүгә багышлаган Ләбибә Шәмсетдинова Кайбычның үсә баруына, авыл халкына уңай шартлар тудырылуына рәхмәтле булуларын белдерде.

    - Бүгенге тантанага яшь пенсионерлар гына түгел, яше сиксәннән узганнар да килгән. Аларны алып килү өчен махсус транспорт та куйганнар. Бу да өлкәннәргә булган хөрмәт билгесе. Килсәләр килерләр, килмәсәләр юк, - дип, бәйрәмне кирәк өчен генә оештырмыйлар бездә,- диде Рәшидә апа.

    - Сугыш чоры авырлыкларын телевизордан карап, өлкәннәр сөйләгән­нәрдән генә ишетеп үскән буын илгә Бөек Җиңүне якынайтучылар, тырыш хезмәтләре белән төбәгебезне данлаучыларны кайгыртырга бурычлы. Элеккеге белән бүгенгене чагыштырырлык түгел: һәр өйдә газ, электр уты яна, юллар бар, пенсия вакытында килә. Булганына шөкер итеп яши беләсез. Сез безгә үрнәк, сезнең бай тәҗрибәгез безгә кирәк әле, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкәннәргә рәхмәтен белдереп.

    Татарстан Президенты исеменнән килгән Руслан Григорьев та республикада ветеранарның тормышын яхшырту буенча күп эшләнүен әйтеп узды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева болай диде:

    - Кайбычның күңеле киң аның. Бу табын артында гомер буена шушы авылда яшәгәннәр дә, картлыкларында чит җирләрдән туган якларына кайткан якташлар да, бездә үзләренә җылы куыш тапкан якташ булмаганнар да бар. Безнең өчен барыгыз да тигез, хокукларыгыз да бер төрле.

    Олы Кайбыч мәдәният йорты җырчылары Светлана Зыядиева, Ләйсән Шамилова, Фатыйма Сәмигуллина, Муса Хисаметдинов җыр сайлаганда күбрәк халык җырларына тукталган. Өлкәннәр шуны тыңлап, җырлап үскән бит.

    Быел Олы Кайбычта бәйрәм мәктәптә оештырылды. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар - күбесе әле шушы көннәрдә генә 85 еллык юбилеен билгеләп үткән мәктәптә белем алган, эшләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: