Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсе Республиканың иң күркәм гаиләсе дип танылды

    Кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан быел икенче тапкыр уздырылучы «Күркәм гаилә» бәйгесенең финалы үтте.

    Бәйгенең сайлап алу турлары республиканың алты районында - Балтач, Арча, Кайбыч, Аксубай, Саба, Әлмәттә узган. Аларда 100 гә якын гаилә сәхнә тоткан, шуларның иң күркәм дип табылган унысы кичә Казан сәхнәсендә үзен күрсәтте. Тугыз гаилә махсус номинациядә җиңүче булды. Төп җиңүче исеменә иң лаеклылар - «Иң күркәм гаилә» безнең районнан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар гаиләсе табылды. Аларның тату гаиләсендә өч тәүфыйкълы кыз үсә. Айсылу белән Зөһрә мәктәптә укый, кеченәләре Зөләйхага биш яшь тула, ул балалар бакчасына йөри. Кызларның барысы да җырлы-моңлы мохиттә тәрбияләнә, туган телләрендә матур итеп сөйләшә, олыны олы итә белә. Хәмидуллиннарны чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да районыбыз горурлыгы булып яшәүләрен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: