Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычтагы күл тирәсендәге паркка нигез салынды

    Апрельнең соңгы көнендә Олы Кайбычтагы барлык оешма һәм учреждение хезмәткәрләре боз катогы янындагы күл тирәсенә агач һәм куаклар утыртты.

    Утырту өчен һәрбер оешма һәм учреждениегә аерым урын бүлеп бирелгән иде. Көндезге сәгать 1дә, барысы да оешкан төстә җыелып, зирек, юкә, каштан, чикләвек һәм ылыслы агачлар утырттылар. Бу урында, инде газетабызда хәбәр иткәнебезчә, ял паркы булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: