Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Олы Колаңгы” һәм “Яңа юл” хуҗалыкларында язгы чәчү тәмам

    Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Тулаем алганда барлык мәйданнарның 59,1 процентында эш башкарылды. Бөртекле культураларның 76,8 проценты чәчелде. Бөек Җиңү көнен механизаторларыбыз кырда каршылады.

    "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы булган "Олы Колаңгы"да, "Яңа юл" хуҗалыгында язгы чәчү тәмамланды. 12 майга район буенча 5500 гектарда язгы бодай, 2600 гектарда берьеллык үлән, 2050 гектарда шикәр чөгендере, 174 гектарда күпьеллык үлән чәчелде. Игенче-механизаторларыбыз арпа, борчак, солы чәчүне төгәлләде.

    11 майда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров һәм "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осипов белән берлектә районда язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Иске Чәчкаб басуында безне управляющий Радик Миңнуллин каршы алды.

    - Бу кырда шикәр чөгендере чәчәбез. Чөгендер чәчүдә тәҗрибәле механизатор Георгий Лазарев эшли. Лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан хезмәтен ташламый. Бездә язгы чәчү финиш сызыгына якынлашып бара инде, соңгы гектарларда эшлибез, - диде Радик Миңнуллин.

    - Көннәр әлегә коры тора, шулай да туфракта дым бар әле. Уҗым культуралары күтәрелеп китсен өчен яңгыр кирәк. Туфракта дым барында чәчүне тизрәк тәмамлау хәерле, - диде район башлыгы басуда чәчү барышын карагач. Ул механизаторларның, чәчүчеләрнең кәефе, басуда ничек ашатулары белән кызыксынды.

    Кошманда безне "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы директоры Илгиз Саттаров каршы алды. Монда сабан бодае чәчәләр.

    - Бездә дә чәчү оешкан төстә бара, солы, борчак чәчүне тәмамладык, шикәр чөгендеренең яртысын чәчтек инде. Эшне ике сменада оештырдык, кырда ашатабыз, чәчүлек орлык, минераль ашламалар китерүдә өзеклекләр юк, барлык агрегатлар әйбәт эшли, - диде Илгиз Саттаров.

    "Яңа юл" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершин чәчелгән басуларны, уҗым кырларын күрсәтеп йөрде. Игеннәр чәчелеп беткән, хәзер аларны корткычлардан, чүп үләннәреннән саклап үстерергә кирәк. Шүширмәдән без "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы басуларына чыктык. Анда кунакларны филиал директоры Рифкать Басыйров каршы алды.

    - Язгы кыр эшләренә яхшы кәеф белән керештек. Арпа, борчак, берьеллык үлән чәчүне төгәлләдек. Планда каралган 1080 гектар шикәр чөгендеренең 72 процентка якыны чәчелде, механизаторларыбыз көненә 100 гектар чөгендер чәчә. Эш ике сменада алып барыла, барлык белгечләр басуда эшнең барышын, ягулык-майлау материаллары, чәчүлек орлык, ашлама белән тәэмин ителешне контрольдә тота, - диде Рифкать Нуруллович.

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы, "Подберезье" хуҗалыгы басуларында да эш кайный. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалында арпа, борчак, солы, берьеллык үлән культураларын чәчүне төгәлләгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин басуларда кыр эшләре барышыннан канәгать булуын белдерде, игенчеләргә, белгечләргә теләкләрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: