Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезье авылында яңа төзелеп килүче чиркәүгә алтынсу гөмбәзләр куйдылар

    Олы Подберезье авылында халык еллар буена көткән зур вакыйга булды: яңа төзелеп килүче чиркәүгә алтынсу төсендәге гөмбәзләр куйдылар. Бу олы вакыйга бөтен авыл халкы, мәктәп укучылары, якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләр, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Чувашиядән, Тәтеш, Югары Ослан районнарыннан килгән чиркәү әһелләре, чит җирләрдә яшәүче якташлар, чакырылган кунаклар катнашында узды.

    Авыл уртасында агачтан төзелүче әлеге чиркәүгә гөмбәзләр кую тантанасына күренекле авылдашлары - Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев та кайткан иде. Чиркәү төзелешендә башлап йөрүче ул.

    - Без чиркәүсез авылда үстек, диннән читләшкән заманнарда авылыбыздагы Аллах йортын җимергәннәр. Халкыбызны иманлы итү өчен без яңа чиркәү төзергә кирәк дигән фикергә килдек. Чиркәү урыны итеп элек безнең ата-бабалар йөргән элеккеге чиркәү урынын сайладык. Аны төзүдә ярдәм итүчеләрнең барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге тантанага шушы чиркәүнең проект авторы - әтиле-уллы Александр һәм Кирилл Балуевлар, Россиядә чиркәү кыңгырауларын яңгырату остасы - Халыкара кыңгырау сәнгате үзәге җитәкчесе Андрей Дьячков та кайтты. Гөмбәзләрне урнаштырганда нәкъ менә ул кыңгырау тавышын яңгыратыр. Бу кыңгырауларны аның җитәкчелегендәге осталар эшләде. Ә гөмбәзләрне Вологда шәһәреннән үк махсус заказ белән кайтарттык. Чиркәү ачылгач, анда Олы Подберезье авылы халкы гына түгел, күрше авыллардан да килерләр, яшьләр өчен якшәмбе мәктәбе эшләр дип тә өметләнәм. Халкыбыз рухи үсеш юлында булыр дип ышанам, - диде ул.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу вакыйганы районның дини тормышындагы зур вакыйга дип атады һәм:

    - Әлеге чиркәү төзелеше өчен Кайбычны, Татарстанны Мәскәүдә танытучы Петр Чекмаревка халык исеменнән рәхмәтемне белдерәм. Бездә аның кебек меценатлар ярдәме белән чиркәүләр, часовнялар, мәчетләр төзелә. Бу өстән күрсәтмә белән түгел, ә йөрәк кушуы буенча башкарыла торган эш. Чиркәү халыкны рухи яктан баетсын, тәрбияви рольне дә үтәсен иде, - диде.

    Авылның өлкән яшьтәге кешеләренең берсе Елена әби Нагоркина да авылында чиркәү булганын бөтенләй хәтерләми.

    - Мин аны әти-әнием сөйләгәннәр буенча гына беләм. Аның алтынсу төстәге гөмбәзләре кояшта бик ялтырап торган һәм ул Канаштан кайтканда әллә каян күренгән. Чиркәүнең гөмбәзен кискәндә ул гөрселдәп җиргә төшкән һәм шунда ук кап-кара төскә кергән дип сөйлиләр. Авылыбызда чиркәү төзелүенә бик шатланабыз. Дини бәйрәмнәр вакытында Турминскийга йөрергә туры килә иде бит.

    Авылның мөхтәрәм ветеран-укытучысы Екатерина Елисеева әйтеп узганча, авыл тарихы Олы Подберезьедагы Сергей чиркәве белән бәйле:

    - Авыл аксакаллары сөйләве буенча, анда служба якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә алып барылган. Монда иң матур киемнәрдән килгәннәр, яшь парларга да шушында фатыйха биргәннәр, чукындыру үткәрелгән, кызлар һәм егетләрнең аерым хоры булган. 1849 елда авылда бик зур янгын чыккан, бөтен йортлар да диярлек янып беткән. Чиркәү дә янган, аның урынына ук агачтан яңасын төзеп куйганнар, - диде ул. - Ә 1913 елда аның янәшәсенә кызыл кирпечтән биеклеге 34 метр булган колокольня төзегәннәр. Олы көндә анда теләгән һәркем менеп, кыңгырау яңгыраткан, өстән тирә-юньне күзәтә алган. Ә кыңгырау чыңы 15 чакрымга кадәр ишетелеп торган. Әмма атеистик карашлар чәчәк аткан чорда, 1940 елда колокольняны һәм төзелеп бетмәгән чиркәүне җимергәннәр, барлык кирпечләрен Олы Кайбычка башкарма комитет бинасы төзелеше өчен алып киткәннәр. Иске чиркәүдә исә служба бөтенләй туктаган. 1927 елда туган Анна Васильевна Чинкова миңа болай дип сөйләгән иде: «Чиркәүнең кыңгыравын җиргә ыргыткан вакытта без дәрестә утыра идек. Шул вакытта, әйтерсең лә, җир сыкранды, һавага көчле тузан өермәсе күтәрелде, гүя төн уртасы, бөтен җир караңгылангандай булды. Без бу күренештән катып калдык». Әйе, халык караңгылык эчендә кала, чөнки дин, православие, чиркәүгә каршы эпоха башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында агач чиркәүгә оборона трассасын алып барырга ярдәм итүче солдатларны урнаштыралар. Ә 1944 елдан чиркәүдә райком, райисполком эшли башлый, чөнки Подберезье районы оеша. Бер катлы бинага икенче катын да эшләп куялар. Бөтен иконаларны урамга чыгарып аталар. Аны яшереп кенә өйләренә алып кайтучылар хәзер дә кадерләп саклый. Район таркалгач, бу бина 1974 елга кадәр мәктәп ролен үтәгән. Туксанынчы елларда иске бинаны сүтәләр, элек монда чиркәү булуын аның нигезе һәм янәшәсендә үскән чыршы гына хәтерләтеп торды. Ул чыршы да 2013 елда үсүеннән туктады.

    ... Турминский чиркәвеннән Николай атакай һәм башка дин әһелләре гөмбәзне һәм кыңгырауларны сафландыру йоласын үтәгәннән соң, Россиянең иң оста кыңгыраучысы Андрей Дьячков кыңгыру тавышларын яңгыратты. Ульяновскийдан ук махсус кайтартылган кран аларны булачак чиркәү өстенә урнаштырды. Чиркәү кыңгыравы халык белән бергә көч- куәт ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: