Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезье авылында яшәүче Мария Калинчева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

    Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килеп, хәзерге вакытта олуг юбилейларын билгеләп үтүчеләргә Россия Президенты Владимир Путиннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар районга еш килә. Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол калган тормыш иптәше Мария Калинчева га да 90 яшь тулу уңаеннан килде ул кадерле хат.

    Юбилее көнне кунаклар күп булды аның өендә. Туганнары белән бергә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева, укытучы Татьяна Малышева да шатлыгын уртаклашты.
    - Тынгысыз хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән кеше сез. Моның өчен сезнең алда баш иеп, олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да, туганнарыгызны, оныкларыгызны сөендереп, аларның ихтирамын тоеп озак яшәгез, - диде Алексей Макаров юбилярга Президент хаты һәм район башлыгы бүләген тапшырып.
    - Мария апа минем икенче әнием кебек ул. Бала чагыбызда, әни өйдә булмаганда, ул гел безнең янда булды. Өй эшләрендә булышып, тәмле ашлар әзерләп тора иде. Әтиебез Сергей Кузьминович сугыштан соң тагын җиде ел хезмәт иткәч кенә кайтты авылыбызга. Мария апаның яхшылыкларын мәңге онытасым юк, рәхмәт аңа, - диде абыйсының кызы Анна Сергеевна.
    Язмыш Мария Кузьминовнага сынауларны мулдан биргән. Авылдагы ирләр, абыйсы Сергейны фронтка алалар. Ә Марияне энесе Иван белән бергә Яшел Үзәндәге "Серго" исемендәге заводка эшкә җибәрәләр. Сугыштан соң фронтовик Алексей Калинчев белән гаилә кора. 1952 елда уллары Иван дөньяга килә. Ләкин Алексейның гына гомере кыска булып чыга, сугышта алган яраларыннан арына алмыйча, бакыйлыкка күчә. Язмышы шулай булгандыр инде, Мария апа 1966 елда сугыш ветераны Григорий Майоровка тормышка чыга. Бергә 26 ел бергә яшәп калалар, аның да гомере иртәрәк өзелә шул. Ике сугыш ветераны белән гаилә корып яшәсә дә, башка сугыш ветераннарының тол хатыннары кебек ташламалардан файдалана алмаган. Чөнки ике ире белән дә гаиләләрен рәсми рәвештә теркәмәгәннәр. Мария апа утыз ел фермада эшләгән, пекарняда икмәк тә пешергән. Әле алты ай элек кенә улы Иваны да мәңгелеккә күзен йома аның. Озак еллар колхозда механизатор, комбайнчы булып эшләгән, соңрак авылдашларын газ белән тәэмин иткән. Ул елларда газны Апастан баллоннарда ташыганнар. Тормыш иптәше Мария Васильевна белән ике кыз, ике ул үстергәннәр.
    - Мария Васильевна колхозда алдынгы савымчы, бозау караучы булды. Аның рәсеме озак еллар колхозның Мактау тактасыннан төшмәде. Балаларын да хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр. Авылның үрнәк гаиләләренең берсе иде алар. Хәзерге вакытта олы кызлары Надежда, уллары Александр, Денис Мәскәү шәһәрендә яши. Татьяна-Канашта. Денистан кала өчесенең дә гаиләләре, балалары бар, - дип сүзгә кушылды Екатерина Елисеева.
    - Каенанам белән бик тату яшәдек, ул безгә балаларны үстерергә ярдәм итте. Менә 14 ел инде бер түбә астында яшибез, авыр сүз әйткәне юк. Әниебезне хөрмәтләүчеләргә рәхмәт, - диде килене Мария Васильевна безне озатканда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: