Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьедагы һәйкәлгә чәчәк салучылар арасында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да бар иде

    "Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!" Үзеннән соң бай иҗади мирас калдырып киткән халык язучысы Шәүкәт Галиевның әлеге сүзләре хәзер инде лозунгка әйләнде. Шулкадәр тирән мәгънә салынган бу сүзләргә. "Хәтерсезлек хәтәр"-бусы да аның сүзләре. Бөек Ватан сугышы башлангач, яу кырына киткәннәрне онытырга беребезнең дә хакы юк. 22 июнь-сугыш башланган көн,...

    Олы Подберезье авылында сугыш каһарманнарының якты истәлеге хөрмәтенә куелган һәйкәл яныннан да халык өзелеп тормый. Авылның үзәгендә урнашкан бу һәйкәлне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңарттылар. Узган ел әлеге һәйкәл янына батыр авылдашлары -Советлар Союзы Герое Андрей Евдокимович Кошкинның бюсты куелды. Авыл мәктәбе дә Герой исемен горур йөртә. Безнең районда сугыш каһарманнарын онытмыйлар, һәйкәлләр барлык авыл җирлекләрендә дә яңарды.
    Олы Подберезьеда узган атнаның шимбәсендә чиркәү ачылды, авыл көнен зурлап үткәрделәр, капиталь ремонттан соң мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Тантанага кайткан олуг кунаклар да, һәйкәл янына килеп, батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов белән Рафис Борһанов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры, шушы авылда туып-үскән Петр Чекмарев та бар иде. Тәтеш шәһәрендәге кадет мәктәбе укучыларының да әлеге чарада катнашуы яшьләрнең патриотик рухта тәрбияләнүен дәлилли.

    Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Кабат Шәүкәт Галиев иҗатына мөрәҗәгать итәм: "Кайгы кырык шырпыдыр-көн саен берсе коелыр", -ди халык. Шырпылар кадалган кеше генә аңлый әрнүне... Еллар буена сызланып та басылмаса, нишләрсең? Бер күңелдә генә түгел, ил күңелендә -егерме миллионын югалткан йөз миллионнар күңелендә, бәгърендә ул..."

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: