Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Тәрбит авылының бәйрәмле якшәмбесе

    Олы Тәрбит авылы бу атнаның якшәмбесендә бәйрәмнәрдән балкып торды. Бигрәк өч бәйрәм бергә туры килде бит. Бу көнне авылның 400 еллыгы да, Казан губернасы губернаторының Олы Тәрбиттә ярминкәләр үткәрү турындагы фәрманы дөнья күрүгә 100 ел тулган көн дә, дини бәйрәм- Троица да иде.

    Мәдәният йорты янындагы мәйданга җыелган халыкның күплеген күрсәгез иде сез, нәкъ Сабантуйдагы кебек. Интернет челтәр дә үзенекен эшләгән: авыл бәйрәме турында сайттан укып, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, ерак араларны якын итеп, кайткан. Авыл тарихын барлап, шушы тарихи даталарны ачыклаган һәм юбилейларны әнә шулай бергәләп үткәрү тәкъдиме белән чыккан тынгысыз җанлы хезмәт ветераны Василий Уткинның:"Халык җыелырмы икән?" дип хафаланулары да юкка гына булган. Карендәшләр, туган-тумачалар, якын дуслар, район кунаклары, тирә-күрше авыллардан килүчеләр, авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты. Тарихларын да барладылар, бүгенге, киләчәк турында сөйләштеләр, җырлап-биеп күңел ачтылар, сәүдә гөрләде, аттракционнар эшләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге чараны оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде:

    -Бай тарихлы Олы Тәрбиттә узучы тантана барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Без, яшь буын вәкилләре, авылның 400 еллыгы, монда бер гасыр элек ярминкәләр үткәрелүе турында ишетеп кенә беләбез. Данлы үткәнебез белән горурланабыз, ә инде киләчәкне бергәләп төзибез. Эшчән халкы белән данлыклы бу җирлек демографик күрсәткеч белән дә мактана ала. Авылның социаль йөзен яхшырту буенча максатчан эш алып барабыз. Быел монда модульле фельдшер-акушерлык пункты ачарга җыенабыз. Ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне бөртекләп саклавыгыз яшьләр өчен матур үрнәк. Киләсе елдан Питрауны да шулай зурлап үткәрүне гадәткә кертик әле.

    "Гөбенә" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, Турминский чиркәвеннән Николай атакай һәм башка чыгыш ясаучылар авылга бәхетле киләчәк теләде.

    Горурланырлык үткәннәре бар

    Әнә фельдшер- акушерлык пункты каршысына элеккеге керәшен өе кебек бизәп куйганнар. Җырлар яратучы Арсентий абый Ахтямкин елга буеннан таллар җыеп үргән читәндәге казык башына балчык чүлмәк эленгән, өй эчендә дә борынгы савыт-сабалар, тула басу станогы да бар, кая карама чигелгән әйберләр. Кечерәк кенә өстәлдә исә бик кадерле ике документ һәм чиркәү рәсеме урын алган. Аның берсе Олы Тәрбитнең 1901-1912 еллардагы хуҗалык китабы, икенчесе колхозларга җир бирелә башлау турындагы дәүләт актлары.

    - Китап кебек төпләнгән бу документларны мин күз карасыдай кадерләп саклыйм. Алар элек Олы Тәрбит авыл Советында иде, 1954 елда безне Чүтигә кушкач, совет рәисе булып эшләгән әтием Сергей Уткин, югалмасын дип, өйгә алып кайтып куйды,- диде Василий Сергеевич. Бер гасырдан артык вакыт узса да, андагы язулар бүген язган кебек сакланган. Хуҗалык китабының беренче битенә авылның священнигы Николай Коммиссаров, аның гаиләсе, ярдәмчесе Василий Чепаев булуы язылган, хәрби кешеләр, авылда яшәүче һәр гаиләнең исемлеге бирелгән. 1910 елда 200 йортта 1198 кеше яшәсә, бүген бездә 157 йортта 582 кеше яши. Бик кадерле китаплар болар.

    Дөрес эшләгән, Сергей Никитович, Кайбыч районын бетереп, башка районнарга кушкан вакытта ул документлар, бәлки, югалган да булыр иде. Озак еллар буена җитәкче урыннарда эшләгән улы Василий Уткин пенсиягә чыктым дип өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Соңгы өч елда авыл тарихын ныклап өйрәнә башлаган. Казандагы, Чабаксардагы архивларда казына торгач бик күп тарихи мәгълүматларга тап булган. Авыл тарихы турындагы язмасы газетабызның алдагы саннарының берсендә дөнья күрәчәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Чүти авыл җирлегендә ветераннар Советын да җитәкләүче тынгысыз җанлы ветеран Василий Уткинга районның мактаулы кешесе дигән исемне авыл өчен җан атып йөрүе өчен тапшырды да инде.

    Норлатта яшәүче Олы Тәрбит егете Юрий Ахтямкин һөнәре белән рәссам. Кулына 1898 елда нигез салынган чиркәүнең таушалып беткән фотосы килеп кергәч, ул аны рәсемгә төшерә. Хәзер шул чиркәүне яңадан торгызмакчы булалар. Юрий Арсентевич бәйрәмгә баннерларны да үзе ясап кайткан иде.

    "Безгә чик сакчылары кирәкми"

    "Мин бүген дөньядагы иң бәхетле чуваш".- диде Чувашия Язучылар берлеге рәисе Валерий Тургай. -Олы Тәрбит миңа татар мохитен ачкан авыл ул. Туган авылым- Комсомол районының Починок Энәле белән бу авыл бер-берсенә терәлеп үк утыра. Татарстан белән Чувашияне берләштерүче чиккә бернинди дә чик сакчылары кирәкми, чувашлар белән татарлар арасындагы дуслык инде күптән сыналган. Милләтләр дуслыгы турында гәп куертырга кирәкми, аны менә шундый чаралар, изге эшләр белән ныгытырга кирәк. Олы Тәрбит әбиемнең туган авылы, кечкенә чакта монда Троица көнне ярминкәгә килүемне, карусельдә атынганганымны бүгегедәй яхшы хәтерлим. Бу авылдан безгә килеп укыган классташларым Юрий Митрофанов, Радик Драндров, Маша Соколова һәм башкалар белән әле дә аралашып торабыз. Мәктәпне тәмалавыбызга да 50 ел вакыт узып киткән инде. Минем белән бәйрәмгә килгән безнең "Искра" колхозы рәисе Александр Зайцев та дуслыкның мәңгелек булуына ышана".

    Генерал булырга- бер адым

    Икътисад фәннәре кандидаты, бокс буенча спорт мастеры, Бөтенроссия күләмендәге Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү институты хезмәткәре, полиция полковнигы Петр Платонов- Олы Тәрбитнең горурлыгы. Җиде балалы гаиләдә туып-үскән гап-гади авыл малае әнә шундый үрләр яуласын әле. "Тиздән генерал булачак",- диделәр аның турында. Авылда әти-әнисе яши, бәйрәмгә дип махсус кайткан. "Мин әлеге бәйрәмне шул дәрәҗәдә күңелле узар, дип башыма да китермәгән идем. Туган ягым, аның игелекле кешеләре белән горуланып китәм",- диде ул.

    Җырлап ачыла күңел

    Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың да нәсел җепләре шушы авылга барып тоташа. Әнисе шунда туып-үскән бит. Лидия кечкенә чагында монда Соравылдан кунакка килгән, дус-ишләре белән уйнаган, авыл клубында җырлаган чакларын да искә алды. Казан федераль университетында укучы студентларыннан оештырган "Сәлам" ансамбле белән әй җырлап та карадылар соң!

    Йөзек салыш кебек уеннарны да искә алдылар. Мәйдан уртасында халык белән бергә биделәр. Элек язганымча, җырламаган, биемәгән керәшен бармы икән ул? Авылның "Миләшкәй" фольклор ансамбле, "Тәңкәләр".җырчылары, "Багалма" бию төркеме,"Бәләкәчләр" ансамбле керәшеннәрнең онытылып баручы җыр-биюләрен башкарды. Алабугада яшәүче якташлары-Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Людмила Чартинова, гармунчы Вячеслав Митрофанов, авыл үзешчәннәре сәхнә тотты бу көнне.

    Ярминкәдә ни сатасыз?

    -Бүген сездә ярминкә бит. Сатарга ни алып килдегез, карендәшләр?- ди мөрәҗәгать итте җырчы Лидия Әхмәтова халыкка. Эндәшүче булмагач, "Миләшкәй" фольклор ансамбленә йөрүче әбиләрнең чигүле кулъяулыкларына ымлап: "Сатсагыз, үзебезнең ансамбльгә бер-берсен йөзәр сумнан алам. Альяпкычлар да кирәк, бәясеннән тормыйм". 75 яшьлек Агния Тараканова әнә кыш буена 11 алъяпкыч чиккән, сораучылар булса, каршы килми. Дөрес, ярминкәгә алыпсатарлар күп килгән иде, тик шәхси хуҗалыкларында үз куллары белән җитештергән товар сатучылар гына юк иде.

    -Элек без яшь вакытта ярминкәдә бозау да, печән, саламын да, башка кирәк-яракларын да саталар иде,- дип искә ала ул елларны76 яшьлек Мария Митрафанова.

    --1913 елда гөрли башлый Олы Тәрбиттә ярминкәләр. Ул ел саен Троица көнендә зурлап үткәрелгән, калган көннәрдә һәр атна базар булган, карусель эшләгән. Бу елны безнең илдә авыл хуҗалыгында зур уңыш җыеп алынган. Ачлык, сугыш елларында да ярминкә туктамаган. Соңыннан ул үткәрелми башлады. Бүгенге бай тормышта бу традицияне яңартмасак, бабайлар безне кичермәсләр,-дип сүзгә кушылды Василий Уткин.

    Шагыйрь Рифкать Гарифуллинның базарлы Тәрбит турындагы шигырен Владимир Мироваев көйгә салган. Людмила Чартинова бу җырны да башкарды:

    Әй син, Тәрбит, әй син, Тәрбит

    Минем Базарлы Тәрбит.

    Наратлы урман, суларың,

    Җанга рәхәт бирә бит.

    "Дуслар, туганнар! Туган авылыбызны, нигезебезне онытмыйк. Кендек каныбыз тамган, беренче тапкыр аяк баскан туфрак җылысын күңелебез түрендә мәңге саклыйк. Бу бәйрәмнәребезне буыннардан-буыннарга тапшырыйк, заман ыгы-зыгысы астына салып таптамыйк",- дип тәмамлады бәйрәмне алып баручы Татьяна Леонтьева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: