Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсак авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләде

    Җиһанда яз сулышы. Көздән туган якларын калдырып җылы якларга киткән кошлар да кайта башлады. Районыбыз авылларында Нәүрүзбикәне каршы алу, Кышны озату бәйрәмнәре узды. Олы Урсак авылында да гөрләде Нәүрүз бәй­рәме.

    Авыл мәдәният йорты каршында узган бу бәй­рәм уен-көлке, җыр-бию­ләргә, төрле бәйгеләргә бай булды. Сәүдә гөрлә­де, мәктәп ашханәсе пешекчеләре халыкны кайнар чәй, коймак белән сыйлады. Зур казанда пешерелгән пылау бәй­рәмдә катнашучыларның барысына да җитәрлек иде. Олы Урсак авыл җир­леге башлыгы Габбас Зиннәтуллин тәкъдиме белән оештырылган бу бәйрәмдә Нәүрүзнең асы­лы ачык чагылды.

    Туган җиребезгә яз килде! Кыш бабай (Алмаз Нуриев) белән Нәүрүзбикә (Энҗе Абдуллина) әнә ничек аркан тартыша: кышның бер дә китәсе килми. Яз- матуркай барыбер җиңде үзен. Балалар гына түгел, әбиләр дә җырлап-биеп осталыкларын күрсәтте. Бу бәйрәм милли бәй­рә­мебез Сабантуен да хә­терләтте. Монда да кул көрәштерделәр, күз бәй­ләп уенчыклар кистеләр, чүлмәк тә ваттылар, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр. Алсинә Хөс­нуллина чүл­мәкне беренче сугуда ук ватты!

    Ул арада "Атлар кайта, атлар!" - дигән тавыш яңгырады. Бизәлгән җигүле атлар арасында бәйге оештырганнар икән бит. Илһам Кәримов җиккән ат барыннан да җитезрәк булды. Фәрит Камалетдинов аты икенче, Линар Нуриевныкы өченче булып килде. Авыл җирлеге башлыгы аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

    - Бәйрәм күңелле булды, халыкны шулай шатландырулары өчен оештыручыларга рәхмәтебез зур, - диде әби-бабайлар.

    Нәүрүз бәйрәмен Кошман, Мөрәле авылларында да бөтен авыл халкы катнашында зурлап үт­кәр­деләр. Мәктәп укучылары да яз бәйрәме - Нәүрүзнең нинди бәйрәм икәнлеген яхшы белә, аңа багышлап төрле чаралар үткәрәләр.


    Нәүрүзне мөселманнарча Яңа ел бәйрәме дип тә атыйлар. Бу сүз яңа көн дигәнне аңлата. Мөселманнар бәйрәм итә икән, димәк, ул ислам бәйрәме. Әмма бу бәйрәмнең ислам диненә бер катнашы да юк. Гарәпләр, мәсәлән, Нәүрүзне беркайчан да бәйрәм итмәгәннәр, хәзер дә юк. Сириядә ул бөтенләй тыелган. Бәйрәм үзбәкләр, әзербайҗаннар, иранлылар, таҗиклар, казахлар арасында киң таралган. Татар-башкортлар Нәүрүзгә караганда Сабантуйны зурлап үткәрә. Нәүрүз Үзәк Азия һәм Урта Көнчыгыш илләрендә дәүләт бәйрәме булып санала. Шатлыклы бәйрәм ул. Чөнки җылы, кояшлы көннәр алып килә, игенчеләр язга әзерләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: