Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсакта су белән тәэмин итү проблемасын ничек хәл иттеләр

    Бүгенге көндә бернинди проблемасы булмаган авыл юктыр, мөгаен. Күпчелек авылларга хас булган иң зур проблемаларның берсе - юлсызлык. Ә кайбер авылларда моңа халыкны эчә торган су белән тәэмин итү проблемасы да өстәлә.

    Районыбызның Олы Урсак авылында су проблемасын үзләренчә хәл иткәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин Олы Урсак авылын эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсен февраль аенда үткән отчет җыелышында ук күтәреп чыккан иде. Җыелышта катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Шуннан башлап, Габбас Зиннәтуллин әлеге мәсьәләнең чишелешен планлаштыра башлаган, авылның аксакаллары белән киңәшкән.

    Июнь башында ул кабат әлеге мәсьәләгә әйләнеп кайткан, халык җыены җыеп, референдум үткәргәннәр. Шуннан соң халыктан барлыгы 300 мең сум акча җыйганнар. Габбас Зиннәтуллин әйтүенчә, республика бюджетыннан шул җыелган акчаның һәр бер сумына дүрт сум исәбеннән акча бүлеп бирелгән. Моның нинди программа буенча эшләнүен ачыклау өчен мин район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка мөрәҗәгать иттем.

    - Әлеге ысулны куллану бер Олы Урсак авыл җирлегендә генә түгел, районның алты авыл җирлегендә булды. Авыл җирлекләре, халык белән алдан сөйләшеп, референдум үткәрәләр һәм авыл җирлегендә яшәүче 18 яше тулган һәр гражданнан билгеле суммада акча җыялар. Бу үзсалым (самооблажение) ысулы дип атала. Хөкүмәт тәкъдиме, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән халыктан җыелган сумманың һәрбер сумына дүрт сум исәбеннән акча бүленеп бирелә. Шул ысул белән Мөрәле авыл җирлегендә зират тирәсен тотып алдылар, калган акчага Гагарин урамында таш юл салдырдылар. Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә Хуҗа Хәсән, Турминский, Куш-Күл авыллары зиратлары тирәсен шул ысул белән алынган акчага тоттылар. Олы Урсак өчен ул бик отышлы булды. Чөнки авыл җирлеге бу эшне башкарып чыгарга акча таба алмаган булыр иде. Һәр авыл җирлегендә референдум үткәреп, халыктан акча җыеп, авыл халкы өчен иң кирәкле, ләкин зур чыгымнар сораган эшләрне башкарып чыгарга мөмкин, - диде Рәмис Хәялиев.

    - Эшне башлап җибәрү өчен, авылдан 1,5 чакрым ераклыкта урнашкан Шылтыравык чишмәсеннән авылга кадәр җитәрлек торбалар алырга район башлыгы безгә акча биреп торды. Ул вакытында ярдәм кулы сузмаган булса, без бу эшне башкарып чыга алмаган булыр идек, авыл халкы исеменнән рәхмәт аңа. Әлеге төзелештә катнашучылар шактый булды. Апас егете Рамил, кызганычка, фамилиясен хәтерләмим, үз техникасы белән авыл белән чишмә арасын бер метрын 130 сум исәбеннән казып бирде. Торбаны салгач, авылдашларыбыз Рәхимулла Сафиуллин белән Исмәгыйль Абдуллин шулай ук, шәхси техникалары белән күмдереп бирделәр. Авыл уртасына урнаштырылган бинаның бурасын Бакырчы авылы егетләре, бурап, алып килеп урнаштырдылар, башын ябып бирделәр. Улагын күгәрми торган калайдан Канаш шәһәрендә ясатып кайттык. Эшне башлаганнан хәзерге көнгә кадәр Госман Зарипов белән икәү эшләдек, бер ай элек безгә Илсур Кәримов та кушылды. Эретеп ябыштыру эшләрендә Фариз Зәйнуллин ярдәм итте. Чишмә янында утыз, авыл эчендә ун тонна су сыешлы чаннар урнаштырдык. Шулай ук, башнясыз гына су белән тәэмин итү системасының электр җиһазларын Казан шәһәреннән килеп урнаштырып бирделәр. Чишмә суы элек авылны су белән тәэмин итү системасына 12 сентябрьдә, сайлау алдыннан тоташтырылды, хәзер авылның һәр өенә су кергән.

    "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалына караган Олы Урсак бүлекчәсе управляющие Фирдүс Әшәрәфуллинның да ярдәме күп булды. Изге эштә катнашкан һәркемгә без рәхмәтле, - диде Габбас Зиннәтуллин.

    - Егетләр өч ай эченә көнне төнгә ялгап эшләделәр. Баштарак бу эшнең барып чыгасына берәү дә ышанмады. Габбасның бертуган абыйсы Гомәр шәһәрдә төзүче булып эшли. Ул да, алынмагыз да, барыбер берни барып чыкмаячак дигән иде. Шулай да, егетләр барыбер үз дигәннәренә ирештеләр. Габбас булмаса, моңа алынучы да булмас иде, - диде авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рузия Тимершина.

    - Элек артезиан коесыннан алынган су белән чәй дә чыкмый, керләр дә бик чистармый иде. Фермага да, авылга да бер башня булганлыктан, ул өске урамнарга барып та җитми иде. Хәзер халык суга рәхәтләнде, чәйгә дә әйбәт, анда эшләгән барлык кешеләргә Ходайның рәхмәте яусын, - диде Наҗия апа Сафиуллина.

    Авыл җирлеге башкарып чыккан бу бик зур эш. Ничә еллар суга интеккән халыкның иң зур проблемасы хәл ителгән. Габбас Зиннәтуллин әйтүенчә, Чүкри Алан авылына су кертү "Чиста су" программасы аша 2015 елгы планга кертелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: