Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсакта узган авыл җыеныннан репортаж

    Олы Урсак авыл җирлеге райондагы иң зур җирлекләрнең берсе, ул Чүкри-Алан, Бушанча, Кече Урсак авылларын да үз эченә ала. Әле шушы араларда гына узган елгы эшчәнлекләре буенча халык җыены узды. Башта Кече Урсак авылы халкы белән сөйләшү булды. Халык җыены район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең...

    Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин үз чыгышында эшчәнлекләренең төрле якларына тукталды. Шәхси ярдәмче хуҗалык­ларда мал асрап, дәүләткә ит-сөт сатучылар турында да сөйләде. Әйе, авыл халкы гомер-гомергә терлек асрап яшәгән, авылны терлек тота. Шәхси хуҗалыгында 16 баш мөгезле эре терлек асраучы Газинур Мофазалов әнә узган ел дәүләткә 20 тонна 291 килограмм сөт саткан. Халык­тан җыйган сөт өчен акча да вакытында бирелеп барыла һәм бу гаиләләргә зур ярдәм.Үзара салым акчасының да файдалы булуын үз мисалларында беләләр монда. Шул акчага Кече Урсак һәм Олы Урсак авылларында зиратлар тирәләрен заманча материаллар белән тотып алганнар, агачларын кискәннәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында барлык авыллардагы һәйкәлләрне дә ремонтлаганнар. Саф сулы Шылтыравык чишмәсеннән авылга су кертелгәч, авыл халкын эчәр су белән тәэмин итү проблемасы хәл ителде дип уйлаганнар. Ләкин узган гасырның җитмешенче елларында ук чуеннан эшләнгән торбаларның бер чакрымнан артыгын алыштыру таләп ителә. Чүкри Алан авылына да су кертәсе бар. Быел бу тормышка ашыр дип әйтергә тулы ышаныч бар, чөнки ул районның 2016 елгы прогамммасына кертелде. Кече Урсакта 19 электр баганасын алыштырырга кирәк. Әмма үзара салым акчасын бүгенге көнгә кадәр бирмәгән кешеләр дә бар. Аларга суд приставлары белән очрашырга туры килмәгәе, бу очракта инде акчаны артыграк чыгарып салырга туры киләчәк.
    Авыл җирлегендә демографик хәл мактанырлык түгел әлегә. Узган ел дүрт авылда өч бала дөньяга авыз салса, унөч кеше бакыйлыкка күчкән. Унике кеше авылга күчеп кайтса, унҗидесе читкә күчеп киткән.
    - Җирлектә халык тормышын яхшырту буенча күп эшләнә, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Әмма безне алда яңа бурычлар көтә. Күргәнегезчә, клубыгыз бик иске. Киләчәктә, рес­публика программалары эшләп торса, монда да күп функцияле үзәк төзиячәкбез. Район өчен шактый төзелешләр башкардык. Олы Урсакта да модульле фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Быел Кече Урсак - Бушанча авыллары арасын юл белән тоташтырачакбыз. Референдум үткәреп, үзара салым акчасына авыллар өчен мөһим эшләр башкарырга мөмкинлеген үзегез дә аңладыгыз. Шуңа күрә анда быел да катнашырсыз дип уйлыйм.
    Участок уполномоченные, полиция капитаны Денис Кузьмин узган елда авыл җирлегендә урлашуларның шактый булуын әйтеп узды. Быел 14 гыйн­варда да җәмгыять фермасыннан өч айлык өч бозауны урлаганнар. Район башлыгы бу эшне аеруча игътибарга алырга, бозауларны табарга боерды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: