Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсактагы “Чулпан” балалар бакчасында капиталь ремонт башланды

    Төзелеш,төзекләндерү буенча республикада кабул ителгән программалар Кайбычта уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда районыбыз чын мәгънәсендә төзелешләр мәйданына әверелде. Авылларда күпфункцияле үзәкләр сафка баса, мәдәният йортларына, мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Быел Соравыл авылында булачак клубка нигез салынды, Олы Тәрбит авылы клубына капиталь ремонт ясалачак.

    Олы Урсактагы "Чулпан" балалар бакчасында да 8 мартта капиталь ремонт башланды.Ул Татарстан Торак,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы "Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт" программасы буенча ремонтлана. Төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан объектны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынга килеп карады. Аның белән бергә башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, "Заман" төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев, авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да килгән иде. Алар балалар бакчасында төзекләндерү алып бару буенча эш күләмен барлады.
    - Балаларга белем һәм тәрбия бирүне уңайлы итү өчен Татарстанда бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Бу ремонт та республика бюджетыннан финанслана. Яңартылган бакчада һәм классларда балалар өчен дә, бакча хезмәткәрләренә дә шартлар уңайлы булырга тиеш. Шуңа да төзүчеләргә эшне сыйфатлы алып бару бурычын куям, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
    Мәктәп директоры Кад­рия Кәримова әйтеп узганча, әлеге бинага бер тапкыр да зур күләмле ремонт үткәрелмәгән. Элек балалар бакчасы авыл уртасында 1969 елда төзелгән агач бинада урнашкан булган. Шартлары заман таләбенә туры килмәгәч, аны инде күптән мәктәп бинасына күчергәннәр. Башлангычлар да шунда белем ала, ә өлкән класслар янәшәдәге мәктәптә укый. Төзекләндерү эшләре бара дип, балаларга мәктәпкәчә белем бирү һәм укыту процессы туктатылмаган, ата-ана­ларга да уңайсызлыклар тудырылмаган. Нәниләр һәм укучылар мәктәпнең төп бинасына күчерелгән.
    Ремонт башлануына ата-аналар аеруча шат.
    - Авылга балалар бакчасы бик кирәк, алар анда, тиешле тәрбия алу белән беррәттән, мәктәпкә дә әзерләнә. Мин үзем өч бала анасы. Кызым Камилә бакчага йөри, олысы Эльвина, улым Илмас та шунда үсте. Безнең проблемаларны хәл итү өчен мөмкинлек тапкан республика, район җитәкчеләренә Олы Урсак халкы исеменнән зур рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, - диде шатлыгын яшермичә Венера Зәйнуллина.
    Балалар бакчасына йөрүче балалар күбрәк булсын иде дә, яшь гаиләләр барлыкка килеп, демография яхшырсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: