Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Операция өстәлендә эт ята, аңа хәзер кастрация үткәрәчәкләр...» Колаңгыда узган ветеринария врачлары катнашында узган киңәшмәдән безнең репортаж

    Колаңгыда Татарстан Президенты программасы буенча төзелгән модульле ветеринария пунктында әле шушы араларда гына Идел­аръягы районнарының ветеринария врачлары катнашында зона киңәшмәсе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарының ветеринария белгечләре катнашты.

    Ак халатлы ветеринария табиблары операция өстәле янына җыелган. Ә операция өстәлендә эт ята, аңа хәзер кастрация үткәрәчәкләр. Яшь ветеринария врачлары Зөһрә Лотфуллина белән Анжела Салаватова тәҗрибәле хезмәттәшләрен дә сокландырды бу көнне, операция­не алар ясады. Күренеп тора: кызларның икесе дә тәвәккәл, үз һөнәрләрен, хайваннарны ярата, югары уку йортында да бик тырышып укыганнар.
    - Мин Казан дәүләт ветеринария академиясен узган ел тәмамладым һәм Кайбычтагы ветеринария берләшмәсендә эшли башладым. Академиядә укыганда этләр, мәчеләрне дәвалау, кастрацияләү буенча да лекцияләр тыңладык, практика уздык. Хәзер анда алган белемнәрне практикада уңышлы куллана алам, - диде Анжела.
    Ассистенты - Зөһрә дә ветеринария академиясен 2014 елда кызыл дипломга төгәлләгән. Хезмәт юлын "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалында башлап җибәргән кыз, узган елның августыннан район ветеринария берләшмәсендә эшли.
    Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев әйтүенчә, 2015 елның августыннан халыкка яңа төр хезмәт күрсәтә башлаганнар. Алар хәзер терлекләрне генә түгел, эт-мәчеләрне дә дәвалыйлар, печәләр, стерилизация үткәрәләр. Хезмәт күрсәтү нигездә түләүле булса да, һәр айның 26нчы көнендә бушлай кабул итәләр. Авыл халкы өчен эт-мәчеләрне ветеринарга күрсәтү, дәвалау ятрак күренеш булса да, аларны кастрация, стерильләштерү өчен алып килүчеләр бырыбер бар. Бу бик кирәкле һәм файдалы хезмәт, чөнки ул хайваннар арасында төрле авыруларны кисәтүгә, этләр, песиләрнең күпләп үрчеп, теләсә кайда йөрүләренә юл куймый. Хуҗасыз этләр безгә күпме кыенлык тудыра. Федоровское авыл җирлегенең отчет җыелышында да фельдшер Гөлия Серякова шул мәсьәләне күтәргән иде. Әйе, медикларга авырулар янына төнлә дә барыр­га туры килә. Урамнарда өере белән йөргән этләр килеп ябышмас дип беркем дә гарантия бирә алмый.
    - Күрәсез, бу пунктта операция дә ясап була. Соңгы елларда республикада сездәге кебек кырыктан артык модульле ветеринария пункт төзелде. Монда ветеринарлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Алар авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә генә түгел, шәхси хуҗалыкларында мал асраучыларга да хезмәт күрсәтә, - диде Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге начальнигы Дамир Хөснетдинов киңәшмәдә.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров ветеринария врачларын аграр тармактагы эшчәнлек белән дә таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: