Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Озак еллар буена күперләр төзегән Бөек Ватан сугышы ветераны ул

    Шүширмә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнҗан абый Ганиев белән мин илгә Җиңү алып килгән ямьле яз аенда таныштым. Быел 14 ноябрьдә туксан яшен каршы алырга җыенучы ветеранның тормыш юлы вакыйгаларга бай. Ватан сакчысы озак еллар буена күперләр төзегән.

    Авылның иң матур урынына урнашкан аның йорты. Табигате дә гүзәл бу якның: яшел тугайлары үзенә ымсындырып тора, җәен кошлар сайравыннан туктамый, агачлар шаулый, һавасы да чиста. Туган авылының сихри көче, күрәсең, Хәсәнҗан абыйга да көч-куәт бирә. Инде туксанга якынлашып килсә дә, эшсез тора алмый, әле һаман да сарыклар асрый.
    -Әтиебез, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яшәүчеләрдән. Гомер буе намус белән эшләде, хәзер дә эшсез тора алмый, үзенә нинди дә булса шөгыль таба, - диде безгә улы Илмас, әтисенең бакчасы, хуҗалыгы белән таныштырып йөргәндә. - Әле аның дүрт аяклы тугры дусты -эте дә бар. Узган ел аны энем Илдус алып килгән иде, ул көчек әнә хәзер ничек үскән.
    Илмас Ганиев үзе гаиләсе белән Апаста яши. 1987 елда Алабуга шәһәрендәге урта-махсус милиция мәктәбен тәмамлагач, озак еллар буена Апастагы эчке эшләр бүлегендә эшли. Балигъ булмаган яшьтәге балалар белән эшләү инспекторы буларак башланган хезмәт юлында төрле дәрәҗәләргә ирешә ул. Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары булып эшләгән җиреннән аны 2002 елда Кама Тамагы районына күчерәләр һәм 2006 елга кадәр шунда эчке эшләр бүлеге начальнигы була. Отставкага чыккач, Буа электр элемтәсе узелы начальнигының икътисади куркынычсызлык мәсьәләләре буенча урынбасары булып урнаша. Вазифасы буенча безнең районга да еш килергә туры килә аңа. Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән әтисенең данлы үткәне турында газета укучыларыбызны да таныштырасы килде аның, шул уен миңа да җиткерде. Авылда 9 Май - Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән митингтан соң, Илмас абый чакыруы буенча ветеран яшәгән йортка кайттык. Хәсәнҗан ага үзе митингка орден-медальләр тулы костюмын киеп барган иде. Илдусы да әтисен бәйрәм белән котларга килгән.
    Хәсәнҗан абыйның хезмәт юлының иң зур өлеше - утыз елы Горький тимер юлында күперләр төзү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнүче "Мостпоезд-33" оешмасына бәйле. 1950 елда шушы оешманың прорабы аны үзләренә эшкә чакыра. Авыр сугыш юлын узган фронтовик эштән курка торганнардан түгел, тиз ияләшә ул яңа эшенә. Алар Буа ягындагы тимер юлларны төзекләндереп торалар. Әле алай гына да түгел, Владимир, Горький, Ижау, Свердловск, Муром, Ковров, Иваново, Киров, Красноуфимск, Сарапул, Воткинск, Түбән Новгород шәһәрләрендә дә күперләр төзиләр алар. Автомобиль юлларында төзегән күперләре дә дистәләрчә. Мондый күперләрне төп эшләреннән бушап торган арада беренче сек­ретарьләр соравы буенча гына төзегәннәр. Яшел Үзән районы авылларында да ул төзегән күперләр бар. Үзебезнең райондагы Турминский авылы янындагы ике күпер төзелешендә дә катнашкан ул.
    -Күпер төзү -җиңел эш түгел. Зур көч һәм сабырлык таләп итә ул, - ди Хәсәнҗан абый. -Башта җиде-тугыз метрга тимер-бетон баганалар утырта идек. Ул баганаларны машиналарда Колаңгыдан китерделәр. Ә күперләрнең каркасларын Киров өлкәсенең Яр станциясеннән алып кайталар иде. Күперләрне ике еллап төзи идек.
    Заманында Хуҗа Хәсән авылында колхоз рәисе булып эшләгән Николай Красновның күпер төзүчеләрне ашату өчен ат суйдырганын да хәтерли әле ул. Аның бу адымын аңларга була: эшне тиешенчә оештыру өчен күпер кирәк. Чөнки күперләр халык хуҗалыгы өчен иң мөһим объектларның берсе.
    Тимер юлларда күперләр төзүдәге намуслы тырыш хезмәте өчен РСФСР Югары Советы Президумы Указы нигезендә Хезмәт Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән Хәсәнҗан абый ул елларны сагынып искә ала.
    Буа районының Теңкәш авылында үскән сылу кыз Наҗия­не дә 1952 елда эш вакытында очрата ул. Гомерлеккә сайлаган яры белән матур гомер кичерәләр. Берсеннән-берсе уңган дүрт малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, әниләре җиде ел элек вафат булган. Әмма ветеран ялгыз түгел, кызы Нәзирәнең кайгыртуын тоеп яши ул хәзер. Ачык йөзле, тәмле сүзле, киң күңелле кызы миндә дә җылы тәэсирләр калдырды. Хәсәнҗан абыйның башка балалары да туган йортка еш кайта, барысы да әтиләре өчен өзелеп тора. Әнә Илмасы машинасыннан әтисенә дип ике кепка алып кергән дә, туганы Нәзирә белән аның кайсысының курткасына ныграк туры килүе турында гап­ләшә. Әтиләре олы яшьтә булса да, аны яшь егетләрчә матур итеп киендерергә тырышалар. Уллары ярдәме белән яңа мунча да сафка баскан, ә бакчада җәйге йорт пәйда булган.
    Хәсәнҗан Ганиев мәгънәле, үрнәк тормыш юлы узган, гел игелекләр генә кылырга тырышкан. Бүген әнә шул изгелекләренең әҗерен күреп яши дә инде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: