Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары зур эшләр башкара

    28 августта Казанда «Безнең республика: Без булдырабыз! Без бергә!», Татарстан Республикасы көне белән!» дигән бәйгегә йомгак ясадылар. Әлеге бәйгегә укучылар Татарстанның мөстәкыйльлегенә багышланган открыткалар ясады. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Диана Александрова республика буенча беренче урынны яулады.

    Бәйге җиңүчеләрен «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте активистлары бүләкләде. Бу хәрәкәт быел апрель аенда Татарстандагы барлык иҗтимагый оешмалар вәкилләрен үз эченә алган «Без булдырабыз!», «Без бергә!» форумында оешкан иде. Аның максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруга теләктәшлек белдерү өчен барлык татарстанлыларны берләштерү. Бу хәрәкәтнең филиаллары Татарстанның барлык районнарында да эшли. Аның активистлары һәр көнне 150дән артык чара үткәрә. Безнең Кайбыч районында да барлык чаралар да диярлек шушы хәрәкәт катнашында уза. Аның җитәкчесе итеп район балалар һәм сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина сайланды.

    - Без эшчәнлекне май башларында ук башлап җибәрдек. Шул вакыттан бирле, яшел төстәге курткаларыбызны киеп, халык алдында әледән-әле төрле акцияләр үткәрәбез, - диде ул. - «Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге» республика бәйгесенең район турына йомгак ясадык, җиңүчеләрне бүләкләдек, 13 сентябрьдә узачак сайлаулар буенча праймеризда катнаштык. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбычка килгәч тә бергә булдык, аның район активы белән очрашуында да, Кече Кайбычта балалар бакчасы, Надеждинода күп функцияле үзәк ачылышы да безнең катнаш белән узды. Җәмәгатьчелек үзәге каршысында без үткәргән зарядкага да теләп кушылдылар. Республика көне уңаеннан оештырылган кичке Сабантуенда да башлап йөрдек. Саный китсәң, башкарган эшләребез бик күп безнең.

    - Мин шушы хәрәкәт уздырган чараларда волонтер буларак гел катнашып киләм, - дип сәнгать мәктәбе педагогы Резедә Хисамова.

    Олы Кайбыч мәктәбе укучысы открытка-рәсемнәр бәйгесендә республика буенча беренче урын алган

    «РӘСЕМЕМДӘ ТАТАРСТАННЫҢ ГҮЗӘЛЛЕГЕН КҮРСӘТЕРГӘ ТЫРЫШТЫМ»

    Бәйге җиңүчесе - Олы Кайбыч мәктәбенең иң тырыш, сәләтле укучыларының берсе Диана Александрова безгә җиңүгә илткән юлы турында сөйләде:

    - Балаларның Республика көненә багышлап ясаган открытка-рәсемнәр бәйгесендә 15-18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Татарстан буенча беренче урын алуым белән чиксез горурланам, - диде ул. - Рәсемне бик тырышып ясадым, чөнки мин Татарстанны, Кайбычымны бик яратам. Ә бәйге турында мәктәбебез директоры Алия Биккулова хәбәр итте. Төнгә кадәр тырышып-тырышып рәсем ясадым. Җиңү түгел, катнашуы мөһим диюләре белән килешмим, баштан ук «мин призлы урын алырга тиеш» дигән максат куйдым! Чөнки ни уйласаң шул була, уйлар материальләшә. Открытканы 3D эффект белән ясап карарга булдым. Рәсемне шулай ясарга күптән кызыгып йөри идем инде. Минем рәсем иң үзенчәлекле, иң истә калырлык булырга тиеш!

    Нәтиҗәдә, открыткамны ачуга эченнән татар халкының кунакчыл, ачык күңелле булуын күрсәткән мөлаем йөзле татар кызы һәм татар егете күзгә төшә. Аларның кулларында чәк-чәк һәм гармун, әнә шулай кунакларны каршы алалар. Ә арткы планда - Татарстанның иң матур урыны - Кол Шәриф мәчете. Зәңгәр күктә тынычлык һәм сугышсыз яшәү символы булган ак күгәрчен канатларын җәеп очып бара. Открытканың беренче битенә Республика флагын төшердем, аны милли бизәкләр белән бизәдем. Тели белеп теләргә генә кирәк икән ул: мин чыннан да җиңдем! Ә бәйгегә 400 дән артык открытка килгән булган.

    Диананы һәм башка җиңүчеләрне «Казан-арена» стадионы янында узган «Киң күңелле Татарстан барыбызның да йөрәгендә» дигән концерт вакытында бүләклиләр. Татарстан символикасы төшерелгән бүләк һәм истәлекле призлар да тапшыралар аларга.

    - Тантана башланыр алдыннан «Республика лентасы» дигән акция узды. Бу акциянең максаты - Татарстанны яратучыларны, аның белән горурланучыларны берләштерү иде. Без шулкадәр күп идек, чөнки үз республикасы белән горурланмаган кеше безнең Татарстанда юктыр ул, - диде Диана.

    Әйе, туып-үскән җиребез барыбызга да кадерле ул. Аны

    матур эшләребез белән бизик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: