Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рамил Закиров: “Ат үрчетүне бизнес дип атамас идем”

    Язмамның герое - Рамил абый Закиров. Һәр ир кешенең күңеленә яшеренгән ат турындагы якты хыялны тормышта чынга ашырган Кайбыч егете ул.

    Хәй, Сабантуйларда ни­чәнче ел инде Рамил абыйның елгыр атларына көч биреп торабыз, түгелме?! Нә­селле атлар мәй­даннан юртканда йө­рәкләрне көнләшү хи­се дә чеметеп ала. Мондый атлар кемнең дә утарын бизәр иде ул, ә, егетләр! Мәйданда елкылдап торган атлар бар халыкның күзен уйнатса да, нәселле атларны асрау мәшә­катьләре хуҗаның үзенә генә төшә шул. Сабантуй, ат ярышлары җәйгә бер тапкыр, ә төрле затлы токымлы атлар ел әй­ләнә­се кайгырту сорый. Кыскасы, күңеле белән юртаклар дөньясына бирелгән, ча­быш­кы атлар асраучы хуҗаларның да ишегалдына якты өметләр, төрле мәшәкатьләре белән җил­дереп Ат елы килеп керде. Әй­дәгез, Рамил абыйның үзе белән сөй­ләшик әле.

    - Балачактан күңелдә уелып калган теләкләр, тора-бара зур хыялга әверелә. Кемнәргәдер язмыш ул хыялны чынга ашыру юлларын да ача. Ә менә Сезнең атлар белән кызыксыну кайчан башланды?

    - Мәктәптә укыганда, малайлар белән бик кызыгып конюшняга йөри идек. Анда минем дә үзем карый торган Йолдыз исемле бер атым бар иде. Йолдыз кы­зу канлы, бө­тен кешене дә якын китерә торганнардан түгел. Бик оста егетләр генә ул ат белән уртак тел таба алды. Күп­ме хыяллансам да, ул чакта әти ми­ңа Йолдыз бе­лән Сабантуйда ат чабышында катнашырга рөхсәт бирмәде. Ул заманнарда Сабантуй ярышларына клюш чалбарлы, озын чәчле Апас, Чувашия егетләре килә иде. Көн­дәш­лек көчле, чыбыркы, камчы белән сыдырып алырга да күп сорамыйлар. Мин алар янында әле кечкенә генә бер малай идем. Әти шу­ңа бу егетләр янына мине якын җибәрмәгәндер ин­де. Ә Йолдыз берничә Сабантуйда беренче килде. Җайдагы гына башка егет булды...

    Менә шул вакытлардан ук, күңелем белән ат те­ләп йөрдем. Шулай килеп чыкты, бервакыт Мамадыш районыннан бер танышым миңа Молния кушаматлы ат бүләк итте. Мамадыш якларында күп чабып йөрдек без аның белән. Кайбыч Сабантуйларында да чабып карадык. Ләкин чабарга чыккач, ат җай­дак белән егыл­ды, районда әллә ни нә­тиҗәләр күрсәтә алмадык. Бу атка шундый ия­ләштем, күңелне канатландырган ат булды ул. Башка атлар да аласы килә башлады. Хәзер минем 28 атым бар. Шуларның дүртесе нәселле чабышкы атлар. Алар Казан ипподромында тора. Травма алган атларны, бияләрне Кайбычта асрыйбыз. Якын ки­ләчәктә ат фермасы төзеп, барлык атларны да монда җыясы килә.

    - Чабыш атларына те­ләсә кем менеп җилдерә алмый. Җайдакларны кайдан табасыз?

    - Минем ипподромда тренер бар, җайдаклар бе­лән дә, гадәттә, ул сөй­лә­шә, ул таба. Һәр чабышның призовой фондыннан тренерга, ат караучыга, җайдакка аерым процентлар түләнә.

    - Казан мэрының улы Таһир Метшин, әле бик яшь булса да, шактый тәҗрибәле җайдаклардан санала. Күптән тү­гел, Таһир белән әң­гә­мә корырга туры кил­гән иде. Шул әңгәмә вакытында ул: "Барысы да җайдактан тора. Сә­ләтле җайдак иң начар атны да финишка беренче алып килә ала" - дигән иде. Мине бу фикер гаҗәпкә калдырды, килешмәдем. Сез бу фикергә ничек карыйсыз, Рамиль абый?

    - Әйе, Таһир тәҗрибәле җайдаклардан санала. Без аның белән ипподромда ярышлар вакытында еш күрешәбез. Ләкин минем бу мәсәләдә үз фикерем бар: көчле җайдак ишәк­кә утырып күпме тырышса да, ишәк ат­ны җиңә алмый. Җайдактан гына түгел, аттан да күп әй­бер тора, дип саныйм мин. Сә­ләт­ле ат белән тәҗрибәле җайдакның үз гармониясе булса, алар һәрвакыт җиңә­ләр. Җайдак атны өй­рәнергә, аны тоя белергә тиеш. Кызу канлы, сабыр, тыныч... атлар да бит төрле була. Кайбер атлар стартта бор­чылып, гел аякларын уйнатып тора. Халык, мондый атка карап, биеп тора торган яхшы ат бу, җиңәр, диләр. Тик бу ялгыш фикер. Башын иеп, тыныч кына йөргән атлар беренче килә.

    - Атларның да үз холкы була, диләр бит...

    - Һичшиксез! Атларның холкы токымына да, нинди биядән тууына да карый. Әле тай чагында нерв системасы дөрес формалашу да мөһим. Монысы тре­нердан тора. Атларга сугарга ярамый, кыйнау турында әйт­мим дә инде.

    - Горурлык булып торган чабышкыларыгыз да бардыр?

    - Узган ел Казандагы ярышларда Гамбол исем­ле атым биш тапкыр җиңү яулады. Гомумән, бу ат минем Россия буенча рей­тинг­та 20нче урында тора.

    Галимхан (Татарстанда, Нурлат районында туган ат) 2011 елда Казан ипподромындагы ярышта өч миллион отты. Гарәп нәселле Га­бури, Миксер дигән чабышкыларга бы­ел зур өметләр баглап торабыз.

    - Кызыклы ат исем­нә­ре яңгырады. Атларга исем­не кем куша?

    - Ат документларын ае­рым бер инстанциягә җи­бәрәбез. Исем кушу буенча үзебезнең теләкне дә белгертәбез. Бер атка татар исеме кушмакчы идек, Миксер исеме биреп кайтардылар. Атның әтисенең, әнисенең нә­селенә карап исем кушалар, дип беләм.

    - Нәселле атлар ничә яшьтән, ничә яшькә чаклы чаба? Чабу яше чыккач атлар кемгә хезмәт итә?

    - Атларны ике яшьтән тугыз яшькә кадәр чаптыралар. Иң көчле чабучы атлар өч яшьлекләр дип санала. Чабу яше чыккач, кайбер атларны кеше­ләр­не утыртып йөртү өчен прокатка тоталар, иткә дә киткән очраклар була...

    - Ә сезнең күңелдә атларыгыз белән бәй­ле нинди хатирә­ләр яши?

    - 2013 елда Сабантуйда бер атыбыз янып үлде. Атның тумыштан ук йөрә­ге начар булгандыр, дип уйладык. Эссе көнне йө­рә­­ге түзмәгән. Ә күңеллесе - старттан соң атларның беренче килүе.

    - Рамил абый, минемчә, соңгы вакытта атлар тоту бик отышлы бизнеска әй­ләнеп бара. Ничек уйлыйсыз, күңеле бе­лән атка бирелмәгән кеше бизнес өчен ге­нә атлар тота аламы?

    - Һәрбер кешенең кү­ңелендә азарт бар. Атка менеп утырган ир кеше үзен­дә ирек хисен тоя, ат аңа канатлар куя, җилкендерә. (Ә хатын-кызлар, ир-егет­ләргә караганда, атка тизрәк иялә­шәләр, диләр.) Авылда егетләр эш атын да Сабантуйда бер чаптырып кайтырга тырышалар. Әгәрдә ул беренче килсә, аны тагы, тагы катнаштырырга тырышалар. Ат­ның тәмен тойган ир-егет бе­лән җиңү хисе идарә итә. Шулай да, авылдагы эш атларына Сабантуй ярышында чабар өчен мин ике чакрым түгел, ә кечке­нә­рәк аралык бирер идем. Ярышка чыккач алар бик көчле, түзем булып күренсә­ләр дә, соңыннан аларның аяк­ла­ры, билләре авырта.

    Ә ат бизнесы турында шуны әйтәсе ки­лә, атны бизнес димәс идем мин. Спорт атлары тоту бик чыгымлы эш ул. Травмалар, дәвалаулар, витаминнар... Ярый шунысы бар, бүгенге көндә ат асраучы хуҗалыкларга хө­кү­мәт субсидияләр бирә, ничектер булыша әле. Менә быел минем ат акча эшләде, ләкин ат чабышларыннан кергән керемне атның үзенә генә тотып бетердек дисәк тә буладыр.

    - Шундый мөмкинлек булса, Сез яхшы ат сайлар идегезме, ях­шы машинамы?

    - Машинаны сайлар идем. өлә) Ат белән Казанга барып җитеп булмый бит. Ә менә яхшы атны ике машина итеп сатып була.

    - Ат елына нинди планнар?

    - Ат көтү булып яши. Бу - бердәмлек билгесе. Ат үзен үзе эшләп ашата торган хайван. Шуңа кү­рә, бу ел кешеләргә булышыр дип уйлыйм. Атлар бит алар бик файдалы хайван. Церебраль параличлы балаларны атка утыртып дәвалыйлар, атка атланып йөреп умыртка мускулларын ныгыталар. Бер чакырым атка атланып йөрү - бер айлык фитнеска йөрүне алмаштыра. Бу елда атларыбыз исән-сау булсын, ярышларда беренчелекне алырга язсын! Шунысы кызык, быел, җиңүче атларның дагаларын сораучылар да барлыкка килде. Дага - бәхет билгесе, диләр. Барыгызга да гаилә бәхете һәм җитезлек телим!

    - Рәхмәт, Рамил абый, эшләрегез уңышлы бул­сын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: