Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Раштуа күңелләрдә өмет уята, ди Олы Тәрбит авылының “Тәңкәләр” ансамбленә йөрүчеләр

    Раштуа төнендә Турминское авылындагы чиркәүдә узган гыйбадәт кылуда халык быел аеруча күп иде.

    Гыйбәдәт башланыр алдыннан районның төрле авылларыннан килгән балалар, Олы Тәрбитнең "Тәңкәләр", Ульянковоның "Рябинушка" фольклор ансамбленә йөрүчеләр Раштуа турында шигырьләр сөйләде, җырлады. "Тәңкәләр" ансамблендәге иң өлкән яшьтәге Агния апа Тараканова әйтеп узганча, бу якты бәйрәмне алар ел буена көтеп алалар. Гыйбәдәт йортына килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Николай атакай һәм "Ак Барс Кайбыч"ның өченче филиалы директоры Юрий Поляков кайнар котлады. Балаларга агрофирма җитәкчелеге тәмле күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: