Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды

Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.

Иске Тәрбит авылында гомер итүче Энҗе Майорова гаиләсен яңа йорт белән котларга килгән район башлыгыннан беренче класста укучы кызлары Мирослава (рәсемдә) планшет сораган иде. Кыюлык – ярты бәхет, диләр бит. Мирославаның 30 декабрьдә туган көне дә булган икән әле. Альберт Рәхмәтуллин кызның хыялын тормышка ашырачагын әйтте. Вәгъдә – иман, диләр. Аның бүләген Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев тапшырды.
– Мирослава планшетка бик сөенде. Нәни кызыбызның үтенечен аяк астына салмавы, балага шундый зур бүләк ясавы өчен Альберт Илгизәровичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сабый рәхмәте аңа меңе белән әйләнеп кайтсын. Бу планшет кызыбызга мәктәптә дә зур ярдәмче булачак, – диде Энҗе ханым.
Район башлыгыннан бүләк алучы бер Мирослава гына түгел. Олы Подберезье урта мәктәбенең 7 класс укучысы Кристина Галактионова “Теләкләр чыршысы” акциясенә Кыш бабайдан кәрәзле телефон сорап хат язган булган. Бу кызның да хыялы чынга ашты. Аңа бүләкне район башлыгы исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев