Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның ел йомгакларына багышланган чыгышыннан

    2015 елда җирле үзидарә органнары районның социаль-икътисади, инфраструктур үсеше, максатчан программаларны тормышка ашыру, республика Хөкүмәте, Татарстан Президенты тарафыннан билгеләнгән бурычларны хәл итү юнәлешендә эшләде. Иң төп мәсьәләләр булып җирле әһәмияттәге проблемаларны муниципаль дәрәҗәдә хәл итү, шул нигездә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, гражданнарны социаль яклау саналды. Президентыбыз, Хөкүмәт, ТР Дәүләт Советы...

    Узган ел вакыйгаларга бай булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек, Татарстан Президентын сайладык, муниципаль сайлаулар узды, Кайбыч халкы бу юлы да бердәм булуын күрсәтте. Былтыр район Советы һәм башкарма комитетка гражданнардан 700 мөрәҗәгать керде, алар нигездә җир участоклары бүлеп бирү, торак, эш белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Мөрәҗәгатьләрнең 24е - язмача, 73е электрон, 603 кеше үзе безгә килде. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, ведомствоара электрон хезмәттәшлек халык өчен аеруча әһәмиятле. Былтыр районның муниципаль учреждениеләре 730 запрос ясатты һәм дәүләт оешмаларыннан алар адресына 337 запрос керде, бу халык­ка вакытын һәм акчаларын экономияләргә мөмкинлек бирде.
    Бюджет
    Район берничә ел рәттән инде бюджет күрсәткечләрен үтәү буенча нәтиҗәле эшли. 2015 елда консолидацияләнгән бюджет 393 миллион 54 мең сум тәшкил итте, үтәлеш - 102,4 процент. Әлеге бюджетка салым һәм салым булмаган керем күләме 118 миллион сум булды, бу - планнан 8 процентка артыграк. Гомуми керем күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәрнең өлеше - 30 процент. Физик затлар кеременә салым 66 процент булды. Былтыр консолидация­ләнгән бюджет чыгымнары 386 миллион 241 мең сумга (99,4 процентка) үтәлде. Бюджет социаль юнәлешле, аның 71 проценты социаль өлкәгә җибәрелде. Бюджет оешмаларының матди-техник базасын ныгытуга өстәмә 10 миллион 600 мең сум акча бирелде. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре үсеше буенча 70 килешү кабул ителде, җир участокларын арендага бирү максатында 565 килешү төзелде. Җир учас­токларын арендага бирүдән 1 миллион 400 мең сум акча керде, бу - планның 115 проценты. Ә муниципаль милек арендасыннан 136 мең сум гына (72 процент) акча керүенең сәбәбе - "Подберезье" җәмгыятенең гидротехник корылма өчен Олы Подберезье авыл җирлеге белән төзелгән килешүне тиешенчә үти алмавында).
    Халыкның тормыш дәрәҗәсенең нинди булуы аның акча керемнәрендә ачык күренә. 2015 елда уртача керем аена 12 мең 912 сум булды, ул - 2014 ел күрсәткеченнән 4,5 процентка артыграк. Эшкә яраклы кешеләрнең төп кереме булып элеккечә хезмәт хакы кала, ул 7,9 процентка артты һәм 19 мең 796 сумга җитте. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакы 13 процентка (16 мең 126 сум) үсте. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр аена уртача 17 мең 552 сум алды, бу - 8,9 процентка ким. Мәгариф хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 21 мең 450 сум (үсеш - 4,9 процент), медицина өлкәсендә эшләүчеләрнеке - 21 мең 966 сум (үсеш - 7,9 процент). 2015 ел нәтиҗәләре буенча тулаем продукт күләме 3 миллиард 944 миллион сум булды, үсеш - 2 процент. Үзебездә җитештерелгән продукция күләме гамәлдәге бәяләрдә 381 миллион сум. Ваклап сату әйләнеше 1 миллиард 231 миллион сум, 2014 елгыдан - 3 процентка күп. Товар әйләнешендә Мәлки кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Гафиятуллин, "Азык" җәмгыяте, "Пестречинка" кибетләренең өлеше зур. Соңгы елларда районда кулланучылар базары динамик рәвештә үсә, моны алга таба да шулай дәвам итәргә кирәк. Авыл хезмәтчәннәре Казан шәһәрендә һәм районда үткәрелүче ярминкәләрдә актив катнаша, халкыбызны экологик яктан чиста азык-төлек белән тәэмин итә. Кечкенә авылларга республикадан бирелгән ике автолавка бара, анда яшәүчеләр җитәкчелеккә рәхмәтле.
    Тулаем продукт күләмендә авыл хуҗалыгы һәм инвестицияләр зур урын алып тора. Район икътисады һәм социаль өлкәгә инвестиция күләме 995 миллион сум булды, бу - 2014 ел күрсәткеченнән бер процентка артыграк. Авыл хуҗалыгы тармагында "Ак Барс Кайбыч" филиаллары зур урын алып тора. Безнең барлык башлангычларга уңай мөнәсәбәте, ярдәме өчен "Ак Барс" холдинг компаниясе җитәкчелегенә тирән рәхмәтемне белдерәм. Узган елгы корылык шартларында да 62 мең 250 тонна ашлык үстердек, бу - 2014 елгыдан 13 центнерга күбрәк. Һәр гектардан уртача уңдырышлылык - 24 центнер. Шикәр чөгендере 101 мең 411 тонна җыеп алынды, уңдырышлылыгы - гектарыннан 344 центнер. Барлыгы 44,3 тонна ( 124 процент) терлек азыгы әзерләнде. Терлекчелек - көндәлек тынгысыз хезмәт таләп итүче тармак. Иң төп бурычыбыз - малларның баш санын саклап калу, продуктлылыкны арттыру. 1 гыйнварга район хуҗалыкларында 16 мең 550 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, баш саны дүрткә арткан. 2015 елда 24 мең 199 тонна сөт савылды, үсеш - бер процент. Бер сыердан уртача савым - 6 мең 94 килограмм, бу - узган елгы дәрәҗәдә. Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова машина белән сыер саву операторлары бәйгесендә Татарстанда беренче, Россия күләмендә икенче урынны яулады. Без моның белән чиксез горурланабыз. Менә өч ел инде без авыл хуҗалыгы буенча республикада беренче унлыкта барабыз. Максатыбыз - тәүлегенә 100 мең тонна сөт җитештерү. Былтыр терлекчеләр аннан алдагы елдагы кебек 2135 тонна ит җитештерде. Авыл хезмәтчәннәре җитештергән тулаем продукция күләме - 1 миллиард 532 миллион сум, үсеш - 24 процент. Хуҗалык­ларның финанс эшчәнлегенә куелган объектив бәя - акча кереме. Район буенча ул 1 миллиард 532 миллион сум булды, үсеш - 15 процент.
    Райондагы 4835 шәхси ярдәмче хуҗалыкта дүрт меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1810ы - сыерлар. Былтыр сыер асраучыларга хөкүмәттән 5 миллион 223 мең сум, кәҗә асраучыларга 380 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Хуҗалыкларында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраган 29 кешегә Сабантуенда савым аппаратлары тапшырылды. Сыерларның баш санын арттыру, терлекчелек продукциясе җитештерүне үстерү максатында узган ел рес­публикада яңа программалар эшли башлады. Мини-ферма төзегән өчен чыгымнарың бер өлешен каплау буенча биш кешегә бер миллион сум субсидия бирелде. Субсидия акчасына 45 кеше 48 баш тана алды. Безнең район буенча бу түбән күрсәткеч. Авыл җирлекләре башлыклары бу хакта халыкка күбрәк мәгълүмат бирсен һәм аларга кирәкле документларны җыярга булышсын иде. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү авыл җирлекләре башлыкларының иң төп бурычларының берсе, аларның хезмәтенә бәя шуңа карап куела.
    2015 елда авыл халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сатудан 231 миллион 976 мең сум керем алды, үсеш - 8,4 процент. Былтыр халыктан 4289 тонна сөт сатып алынды, бу 2014 елгыдан 250 тоннага күбрәк. Шәхси ярдәмче, крестьян хуҗалыкларын, гаилә фермаларын үстерүгә даими игътибар биреләчәк. Былтыр шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә119 кеше 24 миллион 300 мең сумлык ташламалы кредит алды. Хәзерге вакытта районда 9 гаилә фермасы бар, шуның җидесе - югары технологияле. Аларның санын тагын да арттырырга кирәк, бу мәшгульлекне тәэмин итү, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен дә мөһим. 2015 елда "Эшен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү" программасы буенча ике кеше конкурстан узды һәм 2 миллион 100 мең сум күләмендә субсидия алды. Кызганычка каршы, бездә эшмәкәрләрнең 8 проценты гына җитештерү белән шөгыльләнә. Киләчәктә нәкъ менә шул юнәлештә грант алучыларның санын арттыру зарур. Эшмәкәрлекне үстерү буенча программалар күп эшли, аларда катнашырга, районга инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк. Дәүләт ярдәмен биргәндә, өстенлек сәнәгать мәйданчыклары ачучылар ягында булачак, чөнки алар районны инвестицион яктан җәлеп итә. Без Олы Кайбычта элеккеге ындыр табагы территориясендә һәм Фәсәхов крестьян-фермер хуҗалыгында (ХәләлЭкоПродукт) сәнәгать мәйданчык­лары ачарга планлаштырабыз. 2015 елда Багай һәм Колаңгы авыл җирлекләре республика бәйгесендә җиңде һәм берәр миллион сумлык грантка лаек булды. Әлеге акчага Бәли һәм Багай авылларындагы урамнарга вак таш түшәлде. Максатыбыз - эшмәкәрлекне үстерүгә шартлар тудыру, районны алга таба үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачу.
    Төзелеш
    2015 елда 728 миллион 272 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Район территориясендә 177 миллион 723 мең сумлык 22 программа гамәлгә ашырылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының өстәмә карары белән, 81 миллион 719 мең сумлык 18 төрле эш үтәлде. Бүгенге көндә район өчен торак төзелеше приоритетлы юнәлеш кенә түгел, социаль проблемаларны хәл итүнең мөһим чарасы да булып тора. 2015 елда 4 мең 829 квадрат метр торак кулланылышка тапшырылып, план күрсәткече 101 процентка үтәлде.
    «2017 елга кадәр авылларның социаль үсеше» федераль максатчан программасы кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм белгечләрнең торак шартларын яхшырту максатында узган ел 21 шәхси йорт кулланылышка тапшырылды. 11 гаиләгә 7 миллион 825 мең сум акча бүлеп бирелде, агымдагы елда йортлар кулланылышка тапшырылачак. Бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен социаль ипотека программасы ярдәмендә 9 шәхси йорт сафка басты. Тузган торак программасы нигезендә Олы Кайбыч авылында ике фатирлы йорт, бу авылда һәм Бәрлебашында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга ике йорт төзелде.
    2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан тормышка ашырылучы программа нигезендә Олы Кайбычта күл белән парк ачылды. Бассейнлы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелеше төгәлләнде, 13 февральдә ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы төстә ачылды.
    Юллар төзелеше һәм ремонтау буенча да күләмле эш башкарылды. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан Кайбыч районына автомобиль юлларын һәм күперләрне карап тору, юл төзү-ремонтлау эшләре өчен 341 миллион 388 мең сум акча каралган иде. Республика бюджетыннан авыллардагы урам юлларын төзекләндерү өчен бирелгән 20 миллион сумга һәм муниципаль юл фонды аша алынган 7 миллион 960 мең сумга юл төзү эшләре башкарылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Надеждинода юл төзелде, без моның өчен аңа рәхмәтле, бу күптән көтелгән төзелеш иде.
    Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен модерни­зация­ләү программасы нигезендә Кече Кайбычта 29 миллион 576 мең сумга башлангыч мәктәп - балалар бакчасы комплексы, авыл клублары программасы буенча Надеждинода 9 миллион 459 мең сумга күп функцияле үзәк төзелде. Район мәдәният йортына, Ульянково һәм Салтыйган авылы клубларына 16 миллион 50 мең сумга капиталь ремонт ясалды. Татарстан Республикасы халкына беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы буенча узган ел Олы Урсакта модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, тирә-юне җирле бюджет хисабына төзекләндерелде. 2015 елда Борындык мәктәбенә 15 миллион 153 мең сумга капиталь ремонт ясалды. Шунысы куанычлы, бер үк вакытта балалар бакчасы да ремонтланды, мәктәпнең иске котельные яңасына алыштырылды. "Чиста су" программасын тормышка ашыру максатында 15 миллион 520 мең сумлык эш башкарылды, 15 авылда урамнарны яктырту өчен 5 миллион сум бирелде.
    Мәгариф
    Районның мәгариф учреждениеләрендә уңышлы эшләү һәм белем бирү өчен бөтен шартлар да тудырылган дип саныйм. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы узган ел да уңышлы дәвам итте. Респуб­лика бюджеты хисабына районның җиде белем бирү учреждениесенә 65 миллион 200 мең сумга ремонт ясалды. Узган ел мәгариф системасының бюджеты 242 миллион 683 мең сум тәшкил итте. Бер укучыны тәэмин итү күрсәткече үсте һәм ул елга 115 мең 300 сум булды, алдагы ел белән чагыштырганда, 6,5 процентка күбрәк. Узган ел районның дүрт мәктәбенә 449 мең 931 сумлык укыту җиһазлары урнаш­тырылды. Ел саен районда педагогларның һөнәри осталыгы бәйгесе үткәрелә. Иң яхшы укытучыларны бүләкләү өчен 90 мең сум акча бүлеп бирелде. Олимпиадаларда, иҗади бәйге һәм фес­тивальләрдә катнашучылар саны артты. 2015 елда биш укучы рус теле, татар теле, физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булды. Федоровское мәктәбен былтыр тәмамлаган Вадим Мои­сеев физкультура буенча укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңү яулады. Вадим Моисеев һәм Иске Тәрбиттән Евгения Петухова Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреаты булды. Олы Подберезье мәктәбе, уку елы нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче "100 иң яхшы белем бирү учреждениесе" рейтингына керде (77 урын).
    Мәдәният
    2015 ел безнең район мәдәнияте өчен "Йолдызлык" фестиваленең нәкъ менә Кайбыч җирлегендә үтүе белән истәлекле. "Авыл Дэнс" бию коллективы (җитәкчесе Рамилә Әбләзова) бәйге җиңүчесе булды. Традицион рәвештә бенең районда керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" фестиваленең зона туры үткәрелә.
    Спорт
    Узган ел сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны пропагандалау өлкәсендә күп эшләнде. Мәктәпләр һәм авыл җирлекләре арасында спартакиадалар үткәрелде, "Милләтләр кроссы" һәм "Россиянең чаңгы юлларында" район халкы актив катнашты. 2015 ел безнең өчен тарихи булды - бассейнлы, көрәш һәм тренажер заллар белән спорт-сәламәтләндерү комплексы кулланылышка тапшырылды. Әлеге спорт комплексы, "Кайбыч" боз мәйданы һәм соңгы өч елда төзелгән җиде универсаль спорт мәйданчыгы район халкына спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Безнең спортчыларыбыз республика һәм россиякүләм ярышларда катнаша, хоккейчыларыбыз да уңышлары белән шатландыра, кече яшьтәге кызлар командасы узган сезонда республика беренчелегендә бронза иясе булды. Федоровскоедан Григорьевлар гаиләсе, узган елның февралендә Пермь өлкәсендә узган җиденче Бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннарының республика җыелма командасы составында катнашып, спорт гаиләләре ярышында алтынчы урынны яулады. Соңгы елларда бадминтончыларыбыз да уңыш казана. Борындык мәктәбе укучылары Гүзәл Хәйруллина, Адилә Хөснетдинова, Фирүзә Хуҗина һәм Диана Гобәйдуллина (тренерлары Хәмзә Юнысов) берничә тапкыр россиякүләм ярышлар призеры булды. Алар бүгенге көндә республика яшүсмерләр җыелма командасының төп составында тора. Мөрәле мәктәбеннән Илнур Сәйфетдинов (тренеры Фрат Җиһаншин), тимераякта йөгерүдә төрле ярыш­ларда беренчелеккә чыгып, бу спорт төре буенча Татарстан җыелма командасына керде.
    Сәламәтлек саклау
    Район халкының сәламәтлеген район үзәк сырхауханәсен, Олы Подберезье амбулаториясен һәм 30 фельдшер-акушерлык пунктын берләштерүче дәвалау-профилактикалау учреждениеләре челтәре тәэмин итә. Ун мең кешегә 18,8 кадр туры килә, бу 2014 ел күрсәткеченнән сигез процентка күбрәк. Узган ел аларның сафын өч табиб - лор, анастезиолог-реаниматолог һәм педиатр тулыландырды. Районда 143 бала туган, 223 кеше үлгән, уртача гомер озынлыгы - 74 ел. Кызганычка каршы, демографик күрсәткечләр куандырмый, аны яхшырту өчен тырышырга кирәк. Республика Президенты ярдәме белән район үзәк сырхауханәсенең йөзе үзгәрде, ул заманча җиһазлар белән баетылды. Узган ел аның территориясен төзекләндерү буенча 7 миллион сумлык эш башкарылды.
    Социаль хезмәт күрсәтү
    Узган ел район халкына социаль ярдәм ярдәм күрсәтүгә 31 миллион 286 мең сум акча бүлеп бирелде. Кайбычта 4688 пенсионер, шул исәптән 1567 инвалид яши. 204 күп балалы гаиләдә 677 бала тәрбияләнә. Узган ел 61 Ана (Гаилә) капиталына сертификат бирелде (барлыгы 780). 627 сертификат иясе капиталдан тулысынча яки өлешчә файдаланган. Районда 24 сугыш ветераны һәм 441 тыл хезмәтчәне яши. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, барлык һәйкәлләр һәм обелисклар да диярлек яңартылды. Яңа һәйкәлләрнең нигезен ике исемлек тәшкил итә: бер якта - "Алар даны мәңгелек", икенче якта - "Алар Җиңү алып кайтты". ПЕ-8 бомбордировщигы макеты районда җиңүнең төп символына әйләнде.
    Халыкның хакимият органнары эшчәнлегеннән хәбәрдар булуында заманча мәгълүмати технологияләрнең йогынтысы зур. Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат Кайбыч муниципаль районының рәсми сайтына урнаштырыла. Анда ришвәтчелекне профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлек тә яктыртыла. Дөрес, ришвәтчелеккә каршы көрәш һәрьяклап алып барылырга тиеш. Район үзәгендә ышаныч тартмалары урнаштырылган, ышаныч телефоны эшли, "Кайбыч таңнары" район газетасы аша бу хакта мәгълүмат бирелә. Кайбыч районының рәсми порталында "Ришвәтчелеккә каршы тору" бүлеге бар, ул даими яңартыла. Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең махсус контролендә бюджет, җир кишәрлекләре бирү, муниципаль заказларны урнаштыру, икътисади контроль нәтиҗәләре мәсьәләләре тора.
    Үзара салым
    2014 ел ахырында барлык 17 авыл җирлегендә дә референдум үткәрелде. Барлыгы 6 миллион 263 мең сум акча җыелды, Хөкүмәт 25 миллион 52 мең сум бүлеп бирде. Аның ярдәмендә авыл җирлекләрендә күләмле эш башкарылды. Авыл җирлекләре карары белән быел референдум 13 мартка билгеләнде.
    Кайбыч районының 2020 елга кадәр
    социаль-икътисади стратегиясенең
    төп юнәлешләре
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе һәм башкарма хакимият органнары җитәкчеләрен һәм муниципаль берәмлек башлыкларын укыту буенча үткәрелгән «Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр» программасы йомгаклары нигезендә Кайбыч районының 2020 елга кадәр социаль-икътисади стратегиясенең төп юнәлеш­ләре билгеләнде.
    Кайбыч районы территориясе буенча Казан икътисади зонасына керә. Стратегиянең төп максаты - икътисадның динамик үсеше нигезендә халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту һәм уңай яшәү шартлары тудыру. Әлеге максатка түбәндәге мәсьәләләрне чишү юлы белән ирешеп була дип уйлыйм:
    - районга инвестицияләр җәлеп итү;
    - икътисадның көндәшлелек сәләтен арттыру;
    - өстәмә эш урыннары булдыру;
    - ирекле җитештерү мәйданчыкларында бизнесны активлаштыру.
    Районда икътисади үсеш нокталары түбәндәгеләр:
    - кече һәм урта бизнес үсеше;
    - яңа гаилә фермаларын ачу, шәхси ярдәмче хуҗалык­ларга ярдәм итү, агросәнәгать өлкәсенә яңа технологияләр кертү;
    - "Россия имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәге проектын тормышка ашыру, халыкның мәшгульлеген тәэмин итүгә күбрәк мөмкинлек тудыру.
    Анализ күрсәткәнчә, үзебездә җитештерелгән продукция­нең күләме зур түгел, әлегә безгә ул читтән кертелә.
    Моның белән беррәттән, хуҗалык итүче субъектларның финанс тотрыклылыгына анализ ясарга кирәк. Шулай ук салым керемнәрен арттыру бурычы куела. Планлаштырылган барлык чараларны уңышлы үтәгәндә, 2020 елга түбәндәге нәтиҗәләрне көтәбез: тулаем территориаль продуктны 4 миллиард 672 миллион сумга (18 процентка артым белән) җиткерү, кече эшмәкәрлек субъектларының өлешен 30 процентка арттыру, 75 яңа эш урыны булдыру, җирле бюджетка керүче салым керемен 10 процентка арттыру, район буенча уртача айлык хезмәт хакын 54 процентка арттырып, аны 30 500 сумга җиткерү, эшсезлекне 20 проценка киметү.

    Чыгышымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: узган елда ирешкән уңышларыбыз сайлаган юлыбызның дөрес булуын күрсәтә, муниципаль районның тотрыклы икътисади үсеше районыбызның киләчәген билгели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: