Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район башлыгы да гармун турында хыялланган! Кайбыч сәнгать мәктәбеннән бәйрәм кайтавазы

    Сирень исе килеп торган пиа­нинолы залга әти-­әниләр, бәйрәмчә киенгән укучылар, укытучылар җыелган. Озакламый бәйрәм кәефе аңкып торган бу халәткә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова да кушылды. Кайбыч сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе башланып китте!

    Җиде ел буена музыка дөньясының серләрен ачкан, җырларга, пианинода, баянда уйнарга өйрәнгән ун егет-кызның бу көнне сәнгать мәктәбендә соңгы чыгышы иде. Ә иң элек, сүзне музыка мәктәбенә әле беренче ел гына йөрүче нәниләргә бирделәр. Кем җырлап, кем музыка коралында уйнап күрсәтте. Укытучылары татлы бүләк тә әзерләгән үзләренә - һәркем шоколадлы булды!
    Сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина уку елы дәвамында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Ә аннан соң, чыгарылыш класс укучылары кулында музыка кораллары җанланды!
    - Быелгы чыгарылышлар белән бик горурланабыз - ди укытучылары Зөлфия Яруллина. - Барысы да бик тырышлар, күбесе "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, чыныгу алган талантлар. Россия, рес­публика конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулаучылар да бар. Мин бик ышанам, укучыларыбыз киләчәктә дә белгән һөнәрләрен ташламас, бәлкем әле кайберләре киләчәктә музыка буенча китәр.
    Укучылар укытучылары белән бергәләп тә чыгыш ясады. Аларның һәр чыгышын тыңлау ләззәт иде. Җиде елда күпкә өйрәнгәннәр, булдыралар! Сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшыру мизгеле дә үзенә күрә дулкынландыргыч булды. Сәнгать мәктәбен "биш"ле билгеләренә генә төгәлләгән Илсөя Хисамова, Гаттаров Ранис белән Рамилләргә кызыл тышлы таныклык тапшырдылар. Әти-әниләр өчен нинди горурлык!
    Ахырдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүз алды:
    - Мин үзем дә кечкенәдән гармун уйнарга хыялланып үстем. Хәтта бер Сабантуйда атта йөгереп, гармун да откан идем. Әмма сезнеке кебек мөмкинлекләр, мондый матур биналар безнең заманда юк иде шул, шуңа күрә гармун - минем хыял гына булып калды, - диде ул.
    Фәния Петухованың да бүген чыгарылыш класс укучыларын котларга килүе юкка гына түгел. Моннан берничә ел элек Кайбыч сәнгать мәктәбенең директоры булган кеше бит ул. Шуңа күрә биредәге атмосфера, музыка аеруча якын аңа.
    Менә шундый күңелле истәлекләр, матур җырлар, музыкаль әсәрләр белән үрелеп барган кичә ахырына якынлашты. Сәнгать мәктәбе педагоглары Зөлфия Яруллина белән Резидә Хисамовага район башлыгы Мактау грамотасы тапшыр­ды, башкаларга уңышлар теләде. Һәм бәйрәмнең соңгы нотасы: бирегә җыелганнар белән бергә күкрәккә кызыл җеп белән нәни кыңгыраулар тагылган килеш истәлеккә фотога төшү, киләчәк хыялларын бәйләп, зәңгәр күккә төсле шарлар очыру иде...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: