Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район буенча беренче тапкыр үткәрелгән “Ришвәтчелеккә – ЮК!” бәйгесендә кайсы мәктәпләр актив катнашкан. Бәйге нәтиҗәләре

    Үсеп килүче буында ришвәтчелеккә карата тискәре караш мәктәп эскәмиясеннән үк тәрбияләнә. Район башлыгы карары белән беренче тапкыр үткәрелгән "Ришвәтчелеккә - ЮК!" дип аталган бәйгедә укучыларның актив катнашуы - моның ачык мисалы. Димәк, алар бу ямьсез күренешкә битараф түгел, бәйгегә җибәргән эшләрендә дә аны булдырмау юлларын эзләгәннәр, бу хакта үзләренең фикер-тәкъдимнәрен...

    Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан уздырылган әлеге бәйгегә шушы көннәрдә нәтиҗә ясадылар. Ул өч номинациядә үткәрелде. Инша-эссе номинациясендә беренче урынны Олы Кайбыч мәктәбеннән Диана Александрова яулады, ул татар һәм рус телләрендә эчтәлекле ике инша язган. Икенче урынга Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Руфина Канашова, өченче урынга Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гүзәл Таҗетдинова лаек дип табылды. Рәсем һәм плакатлар ясау буенча беренче урын Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Дмитрий Бартязовка, икенче урын Олы Кайбыч мәктәбеннән Диана Александровага, өченче урын әлеге мәктәптән Алмаз Гарәфетдиновка бирелде. Диана Александрова видеоролик номинациясе буенча да җиңүче булды. Бәйгедә барлыгы 97 укучы катнашкан. Кырык укучы, аларның унтугызы Олы Кайбыч мәктәбеннән, дипломнар, Мактау кәгазьләре һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
    Авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган "эшлек­ле дүшәмбе" киңәшмәсендә район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды. Җитәкчеләргә Диананың видеоролигы да күрсәтелде. ... Мәктәптән кайтучы кызчыкны машина бәрдерә. Шоферы аны тиз арада сырхауханәгә алып килә. Әмма эш сәгате төгәлләнгән, табиб өенә ашыга, кызга медицина ярдәме күрсәтергә атлыгып тормый. Гиппократ антын биргән ак халат иясе кулына акча эләккәч кенә бала янына килә, ләкин инде соң була. Ә иң аянычы ­- нарасый табибның үз баласы булып чыга. Бу вакыйга һич кенә дә бездә, Татарстанда булган хәл түгел, видеоролик интернет чыганак­ларга таянып төшерелгән. Әмма ул тормышның үзеннән алынган. Чынбарлык чагылдырылса да, моңа күңел ышанмый.
    Без үзебез дә Олы Кайбыч мәктәбендә үткәрелгән бүләкләү тантанасының шаһиты булдык. Анда район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, бәйге җиңүчеләре һәм югары сыйныф укучылары катнашты. Очрашуның беренче өлешендә Илмас Фәритович ришвәтчелек төшенчәсенә аңлатма бирде, Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, коррупцион җинаятьләрнең төрләрен атады һәм конкрет мисаллар китерде.
    - Ришвәтне бирүче дә, аны алучы да - җинаятьчеләр. Теләсә нинди коррупцион хокук бозу өчен закон тарафыннан җәза каралган. Әлеге яман күренеш белән без барыбыз да бергәләп көрәшергә тиеш, - диде ул үз чыгышында.
    Алга таба бәйгегә җибә­релгән видеоролик һәм презентацияләр күрсәтелде. Укучылар Илмас Гарәфетдиновка үзләрен кызыксын­дыр­ган сорауларны бирде.
    Очрашуның икенче өлешендә жюри рәисе Фәния Петухова чыгыш ясады.
    - Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карары белән үткәрелүче бәйгенең максаты - укучыларда ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый фикер формалаштыру. Бәйгедә Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Чүти, Кошман, Олы Тәрбит, Кушкүл мәктәпләрендә белем алучылар аеруча актив катнашты. Бу аларда әлеге юнәлештә даими эш алып барылуын күрсәтә. Алга таба да барыбыз да бергәләп гаделлеккә омтылсак иде, - диде Фәния Фәритовна.
    - Кешегә бәяне акыллы һәм белемле, намуслы һәм эчкерсез булуына карамыйча, ни дәрәҗәдә бай икәнлегенә һәм танышлары арасында тоткан роленә карап бирүләрен мин чын мәгънәсендә гаделсезлек дип саныйм. Шуңа да бәйгедә катнашып, иң беренче чиратта, ришвәтчелеккә карата мөнәсәбәтемне күрсәтәсем килде, - диде өч номинациядә дә җиңү яулаган Диана Александрова. - Эссе язу, дөресен әйткәндә, миңа файдага гына. Җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүдә бер практикум, ә видеоролик төшерү - кызыклы тәҗрибә булды. Рәсем ясауга килсәк, ул минем өчен көндәлек мәктәп тормышыннан бераз ял итү, күңелле итеп вакыт уздыру ысулы дияргә була.Мондый бәйгеләр ришвәтчелеккә каршы иммунитетыбызны ныгыта гына.

    Мәктәп яшеннән үк укучыларның гаделлек яклы булып, аның хакимлек итүен чын күңелдән теләүләре мактауга лаек. Димәк, киләчәгебез ямьсез күренешләрдән азат булачак, чөнки әлеге киләчәк гаделлек яклы булган бүгенге яшьләр кулында бит!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: