Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Районда мал чалу өчен махсус урын ачылды

    Безнең районда моңа кадәр терлекләрне чалу өчен махсус билгеләнгән урын юк иде. Әлеге проблеманы Чүтидән крестьян- фермер кооперативы җитәкчесе Рафаэль Щукин хәл итте. Ул үзенең фермер хуҗалыгы территориясендә заманча таләпләргә туры килерлек итеп сугым пункты төзеп куйды. - Бүген файдаланылуга тапшырылучы бу пункт район өчен иң мөһим объектларның берсе. Чөнки...

    Безнең районда моңа кадәр терлекләрне чалу өчен махсус билгеләнгән урын юк иде. Әлеге проблеманы Чүтидән крестьян- фермер кооперативы җитәкчесе Рафаэль Щукин хәл итте. Ул үзенең фермер хуҗалыгы территориясендә заманча таләпләргә туры килерлек итеп сугым пункты төзеп куйды.


    - Бүген файдаланылуга тапшырылучы бу пункт район өчен иң мөһим объектларның берсе. Чөнки "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты нигезендә, безнең илдә узган елның 1 маеннан терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга тиеш. Илебезнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе нәтиҗәсендә терлекчелек продуктларына куелган таләпләр тагын да кырысланды. Шушы эшкә алынган тәвәккәл Рафаэль Щукин тырышлыгы белән райондагы иң җитди мәсьәләләрнең берсе хәл ителде. Әле мин агрофирма җитәкчесе булып эшләгәндә үк ул Чүтидә крестьян-фермер кооперативы төзергә җыенуы, моның өчен җир һәм бина сорап мөрәҗәгать иткән иде. Дөрес, баштарак бу эшенең барып чыгуына бераз шикләндем, әмма, аның ныклы ихтыяр көчен күреп, ярдәм иттем. Чыннан да сүзендә торды, максатын тормышка ашыру өчен барысын да эшләде. Гаилә фермасы ачып җибәрделәр. Сугым пункты төзим диде һәм төзеде! Бу гаиләнең максатчан булуына сокланам. Булганнан бар да була ул. Алга таба әлеге объект тотылган чыгымнарыгызны каплар, табыш китерер дип ышанасы килә, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугым пунктын ачканда.

    Чүтигә Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Дәүләт ветеринария идарәсенең Апастагы территориаль бүлеге ветеринария инспекторы Алмаз Гыйбадуллин да килгән иде.

    - Бу сугым пункты Иделаръягында барлык таләпләргә дә туры китереп эшләнгән беренче пункт. Монда мал чалу, эшкәртү, итне саклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Ветеринария лабораториясе дә, эшчеләргә чишенү, ял итү, душ бүлмәләре дә бар. Эшләрендә уңышлар гына телисе кала, - диде ул.

    Рафаэль Щукин әйтеп узганча, монда өч сугымчы, бер ветеринария санитар-эксперты, продукцияне урыннарга озату өчен ике йөк автомобиле шоферы эшләячәк. Биш тонна ит сыйдырышлы суыткыч та алып кайтканнар. Көненә 20-25 баш мөгезле эре терлек чалып, аны саклауга куя алалар.

    - Киләчәктә казылык цехы ачып җибәрү уем да бар. Хуҗалыгыбыздагы 61 баш терлекнең 24е - савым сыерлары. Көненә 400 килограммнан артык сөт савабыз, шәхси хуҗалыклардан да сөт җыябыз, - диде фермер.

    Сугым пунктының ветеринария санитар-эксперты Михаил Федоров белгечлеге буенча ветеринария врачы. Казан дәүләт ветеринария институтын 1991 елда тәмамлаган. Быел Казанда санитар- эксперт белгечлеге буенча ун көнлек курсларда белем алып кайткан. Ул чалынган малның итен сәүдәгә чыгарырга рөхсәт бирә, иткә штамп суга.

    Малларны суеп-эшкәртү, төрле хезмәтләр күрсәтү бушлай түгел, әлбәттә. Итен сатучылар терлекне махсус сугым пунктларында чалдырырга тиеш. Бу - ветеринария таләбе. Үзе һәм башкалар сәламәтлеге турында кайгыртучылар бу талапләрне берсүзсез үтәргә бурычлы. Инде, таләпләргә буйсынмыйча гына суеп сатырга җыенсаң, штраф салуларын көт тә тор.

    Бу үз гаиләсе өчен мал суючыларга кагылмый, алар терлекләрен элеккечә абзар артына чыгып чала ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: