Республика комбайнчылары арасында җиңгән Кайбыч игенчеләренә сертификатлар тапшырылды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы комбайнчы – 2020” республика бәйгесендә Кайбычның иң алдынгы дүрт комбайнчысы җиңде.
Комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү, популярлаштыру, зур чыгымнар куеп үстерелгән уңышны кыска вакытта, сыйфатлы итеп җыеп алу, агросәнәгать комплексында бөртеклеләрне урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллану максатында ел саен үткәрелүче әлеге бәйге комиссиясе республика комбайнчылары арасыннан 200 җиңүчене билгеләде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алдынгы комбайнчыларны үз бүлмәсендә кабул итеп, рәхмәтен белдерде. Әлеге урак батырларының исемнәре райондашларыбызга яхшы таныш. Без урак дәвамында аларның эш күрсәткечләре белән сезне дә таныштырып бардык. Озак еллар дәвамында туган як басуларын кыр корабларында иңләп, бай тәҗрибә туплаган игенче-механизаторлар алар. 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләк алучылар арасында “Гөбенә” агрофирмасы механизаторы Альберт Лазарев та бар. Ул “Мега – 360” комбайнында район буенча иң күп ашлык суктырган (3201 тонна). “Алтын кырлар” агрофирмасыннан 2797 тонна ашлык суктырган Вячеслав Туртыгин, Илшат Зиядиев (2377 тонна) та җиңүчеләр арасында. Алар да“Мега – 360” комбайнчылары. “Туган як- Агро” хуҗалыгының “Нова” комбайнында эшләгән Илсур Вәлиев та урак язмышын хәл иткән вакыта югары нәтиҗәгә ирешеп эшләвенә шатлана. Ул 1866 тонна ашлык суктырган.
Урак вакытында комбайнчылар яныннан кайтып та кермәгән диярлек район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игенчеләргә сертификатлар тапшырды.
– Мин сезне зур хезмәт җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең аша барлык комбайнчыларга да тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сез барыгыз да районыбыз горурлыгы, барлык комбайнчылар арасында иң-иңнәре. Игенче – авыл тоткасы. Урак барышында район кырларында 55 комбайнчы эшләде. Аларның барысы да иген язмышын хәл итүгә үз өлешен кертте, – диде ул. – Район буенча барлыгы 80 мең тоннадан артык ашлык суктырдык. Бу узган елгы күрсәткечтән 20 мең тоннага артыграк. Кайбыч игенчеләре алга таба да сынатмас. Безнең уңдырышлы җирләребездән тагын да күбрәк уңыш алырга язсын. Элекке елларда бабаларыбыз, әтиләребезнең икмәк язмышы өчен ничек көрәш алып баруын күпләр хәтерли. Ә хәзер комбайнчылар өчен уңайлы шартлар тудырылган, күбегез чит ил комбайннарында эшлисез. Алдагы елларда да җиңүләр яуларга насыйп булсын. Сезгә киләчәктә дә хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык телим. Коронавирус авыруы дөнья буйлап киң таралган чорда үзегезне, гаиләләрегезне саклагыз.
Комбайнчылар үзләре дә фикерләрен җиткерде.
– Бу бәйгедә премиягә лаек булуга гаиләбез белән шатландык. Игеннәрне урып-җыйганнан соң туңга сөрүдә, аннары авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда катнаштым. Хәзерге вакытта чираттагы ялда. Комбайнда мәктәп елларында ук әтиемнең ярдәмчесе булып эшләп йөрдем. Үземнең комбайнда эшли башлавыма 16 ел булды. Улым Артур белән биш ел бергә эшлибез. Кем белә, бәлки Артур да Лазаревларның игенчеләр династиясен дәвам итәр, – диде Альберт Лазарев.
Безнең әңгәмәгә Илшат Зиядиев та кушылды.
– Мин үзем район янгын сүндерү частенда эшлим. Урып-җыю чорында “Алтын кырлар” агрофирмасында 9 ел инде уракка төшәм. Башта алты ел комбайнчы ярдәмчесе булдым, соңгы өч елда үзем комбайнчы булып эшләдем. Ярдәмчем – улым Ирек. Кыр эшләре тәмамлангач, комбайнны чистартып саклыкка куйдык. Урып- җыю чорында комбайн штурвалы артына утыру мөмкинлеге тудырган өчен янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимовка рәхмәтлемен, – диде ул.
– Мәктәптә 6 класста укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булган идем. Мөстәкыйль рәвештә 1984 елдан бирле эшли башладым. Уңышлы эшләвемдә ярдәмчем Дмитрий Мухинның да ярдәме зур булды. Урып-җыю тәмамлангач, “ДТ-75” тракторында эшләдем, хәзер ял итәбез, – диде Вячеслав Туртыгин.
Илсур Вәлиев “Туган як – Агро” хуҗалыгында “Нова” комбайнында үзе генә урак язмышын хәл иткән. Комбайны яңа булгач, эштә өзеклекләргә юл куелмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев