Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • РФ Дәүләт Думасы депутаты Кайбычның тыл хезмәтчәннәрен район газетасына яздыртты

    Депутат Илдар Гыйльметдинов Олы Подберезье авылына чиркәү ачу тантанасына кайткан иде.

    Ул әлеге авыл халкына бүләк йөзеннән шушы авылда яшәүче биш тыл хезмәтчәненә "Кайбицкие зори" газетасына подписка бүләк итте.
    -"ТАТМЕДИА" агентлыгы иглан иткән "Туганнырыңны газетага яздыр", "Әти-әниеңне яздыр» акциясе кысаларында мин "Казан утлары" журналына да подписка бүләк иткән идем. Менә бүген кайбычлыларны да яздыртырга форсат чыкты. Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән өлкән буын кешеләре алдында без мәңгелек бурычлы,- диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: