Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ришвәтчелеккә – Юк” дип исемләнгән район бәйгесендә кайсы мәктәп укучылары җиңгән?

    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Кошман, Федоровское, Борындык, Иске Чәчкаб һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләрендә укучылар белән очрашты. Нәкъ менә шушы мәктәпләрдә укучылар район күләмендәге "Ришвәтчелеккә - Юк" дип исемләнгән бәйгедә актив катнашты да инде. Бу бәйге район башлыгы, безнең районда ришвәтчелеккә каршы...

    Мәка­ләнең исе­ме шагыйрь ­Га­мил Аф­зал ши­гыреннән алынды.Кайбер иншаларда укучылар бу сүзләргә еш мөрәҗәгать иткән. Фәния Петухова да, бәйгегә йомгак ясаганда, укучыларның эзләнүләрен, төрле чыганак­ларга мөрәҗәгать итүләрен билгеләп узды.Җәмгыятьне борчучы ришвәтчелеккә битараф булмаулары өчен рәхмәтен белдерде. Җиңүчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды,иҗат эшләрен комиссиягә җибәрүчеләрнең барысына да акчалата призлар бирелде.
    Бәйгедә ришвәтчелеккә каршы тору буенча язылган иң яхшы инша яки эссе, рәсем, видеоролик, плакатларны ачыкладылар. Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Геннадий Губеевның "Ришвәтчелекнең чын йөзе" дигән плакаты чыннан да беренче урынга лаек иде. Бәрлебашы мәктәбеннән Анастасия Лазаревага - икенче, Иске Тәрбиттән Никита Львов, Олы Кайбычтан Руслан Магомедов - өченче урыннарда.
    - Бу бәйге турында ишеткәч, минем дә анда катнашасым килде. Дәресләрдән соң буш вакытларымда рәсемнәр ясыйм, мин плакатка тукталдым - диде Анастасия. - Дөрес, баштарак бу темага нәрсә ясап була икән дип, озак кына уйландым. Сигезенче класста укысам да, һаман да мульт­фильмнар карыйм, шуңа да теманы әкият геройлары аша ачарга булдым. Мин үзем ачык төсләр яратам. Бәйге шартлары буенча катнаш техника да файдаланырга була иде, мин аппликация элементларын кулландым.
    Бу номинациядә катнашкан өчен Олы Кайбыч, Мәлки, Кошман, Федоровское, Борындык, Иске Чәчкаб, Олы Подберезье мәктәп­ләреннән 22 укучы рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләге -акчалата призларга лаек булды.
    - Шатланыгыз, сезнең мәктәптә дә җиңүчеләр бар, - диде Фәния Петухова Борындык мәктәбенә килгәч. - «Видеоролик» номинациясендә башлангыч класс укытучылары Рафия Кәлимуллина һәм Лилия Шәмсетдинова җитәкчелегендәге укучыларның уртак эше беренче урынга лаек дип табылды. Без сезнең видео­роликны яратып карадык һәм Борындыкта талантлар яшәвенә тагын бер кат инандык. Иң яхшы инша-эссе язучы да сезнең мәктәптән, ул - Гүзәл Хәйруллина. Гүзәл дә беренче урында! Плакат ясауда активлык күрсәткән Диана Гобәйдуллина да сезнең мәктәптә укый. Сезгә район башлыгы кул куйган дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырыла. Хезмәт хакын зур тырышлык белән генә эшләп алырга була ул.
    Ә видеоролик чыннан да шәп килеп чыккан! Башлангыч класс укучылары барыбызга да таныш булган "Шалкан" әкиятен бүгенге заманга яраклаштырган.
    - Без куйган әкияттә хәйләкәр төлке дусларына күрсәткән ярдәме өчен шалкан уңышының яртысын үзенә сорый. Әмма алар моңа риза булмый, төлкене куып җибәрәләр. Ришвәтчелек очракларында да комсыз кешеләр нәфесләрен тыя алмый бит. Без дә шуны күрсәтергә тырыштык, -диде укучылар бер-берсен бүлдереп.
    "Инша-эссе" номинациясендә Иске Чәчкаб мәктәбеннән Илсөя Хисамова -икенче урында, ә Олы Кайбыч мәктәбеннән Анастасия Макарова белән Зөһрә Хәмидуллинага өченче урын бирелде. Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Иске Чәчкаб һәм Олы Подберезье мәктәпләреннән сигез укучы шулай ук бүләкләргә лаек булды. «Видеоролик» номинациясендә Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Ксения Макарова икенче урынны алса, шушы ук мәктәпнең тугызынчы класс укучылары өченче урынга чыкты. Олы Кайбыч мәктәбеннән Марсель Гариев һәм Федоровскоедан Анастасия Волковага кызыксындыру бүләге бирелде.
    Заман чиренә әйләнгән ришвәтчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән бәйгедә йөздән артык укучы катнашкан. Аларның шундый җитди темага алынулары, бу ямьсез күренешкә битараф булмау­лары мактау­га лаек күренеш. Мондый бәйгеләрдә катнашу укучыларның бу өлкәдәге белемен арттыра, ә ул, үз чиратында, киләчәктә ришвәтчеллектән азат илдә яшәүгә нигез булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: