Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ришвәтсез яшәү – Кайбычның төп максаты

    Әле шушы көннәрдә генә ришвәтчелеккә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Аның көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелгән иде.

    Утырыш район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсенең Югары Осландагы районара бүлеге урынбасары Илнар Сөләйманов һәм комиссия әгъзалары катнашында узды. Район башлыгы, ришвәтчелекнең җәмгыятькә китерүче зур зыян икәнлегенә басым ясап, болай диде:
    -Без барыбыз да - халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда эшләүче җитәкче- хезмәткәрләр, муниципаль хезмәткәрләр бу яман күренешкә каршы торырга тиешбез. Аңа каршы көрәшне һәркем үзеннән башларга тиеш. Без районның намусын бергәләп сакларга бурычлы.
    Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова төрле программалар буенча йортлар бүлеп биргәндә, коррупцион хокук тәртибе бозуларга юл куймауны кисәтүдәге эшчәнлек турында сөйләде. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова муниципаль хезмәт турындагы законнарның үтәлеше, аерым алганда, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм чыгымнары, милекләре турындагы закон үтәлешенә тукталды:
    -2015 елның 30 апреленә кадәр муниципаль хезмәткәрләрнең барысы да үзләренең, шулай ук тормыш иптәшләре һәм балигъ булмаган балаларының 2014 елдагы керемнәре, чыгымнары һәм башкалар буенча мәгълүматлар тапшырды. Белешмәләрне дөрес тутырсыннар өчен, аларга видео­конференция режимында укыту оештырылды. Электрон документ ярдәмендә барысына да методик рекомендацияләр җибәрелде. Керемнәре турындагы мәгълүматлар районның рәсми сайтында "Ришвәтчелеккә каршы тору" бүлегендә урнаштырылды.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров Кайбычта үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә федераль, республика бюджетыннан бирелгән субсидияләрне файдаланганда ришвәтчелеккә юл куелмаска тиешлегенә басым ясады.
    -Безнең идарәгә субсидия алуга оператив документлар җыюга бәйле бурыч йөкләнгән. Мәгълүматларның дөреслегенә аерым игътибар бирәбез,- диде ул.- Безнең белгечләр бу эшчәнлек белән ел да шөгыльләнә. Бәхеткә, ришвәтчелеккә каршы законнарны бозу очраклары булмады, бу алга таба да шулай дәвам итәр дип ышанам. Безнең идарәдәге "Тукта, ришвәтчелек!" дигән стендтагы мәгълүматлар да даими яңартылып тора,- диде ул.
    Контроль-хисап палатасы рәисе Александр Кучумов агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләре турында сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, бухгалтерлары белән даими рәвештә киңәшмәләр үткәрергә тәкъдим итте. Бу финанс яктан белемнәрне арттыру өчен кирәк.
    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова Пенсия фонды идарәсе һәм социаль яклау бүлеге клиентлары белән үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта алдагы саннарыбызның берсендә таныштырыбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: