Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Россия көнендә Кайбычта төрле чаралар узачак

    Без кая гына барсак та, кече Ватаныбызны сагынып кайтабыз. Илләр гизәбез, дөнья күрәбез дип әллә кайларга чыгып китүчеләрнең күңеле барыбер туган нигезенә тартыла. Гомере буе чит илдә яшәгән полковник авылдашымның туганнарына язган хатындагы юллар хәтеремдә уелып калган. «Тормышымны яңадан башларга туры килсә, мин авылымны ташлап беркая да китмәс, аның иркен...

    12 июньдә илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Яшьләр бу көн турында беләме икән соң? Ветеринария берләшмәсендә мал табибы булып эшләүче яшь белгеч Зөһрә Лотфуллинаның праймериз көнне "Мин Россияне яратам!" дигән сүзләр тотып төшкән фотосын газетабызның бу санына планлаштыргач, сорауны да аңа юлладым. Электрон почтабызга менә ничек язып җибәргән ул:
    - Бу -Россиянең Дәүләт мөстәкыйльлеге турындагы декларация кабул ителгән көн. Хәзерге вакытта ул Россия көне дип үткәрелә. Дәүләтебезнең иң яшь бәйрәмнәренең берсе булып санала. Илебез шуның кадәр матур һәм гүзәл, безнең шул илдәге тормышыбыз кебек. Болар барысы да һәрберебезнең кылган гамәлләре, башкарган эшләре нәтиҗәсе. Шушы матур көнне барлык кешеләргә дә бәхет телим. Тынычлыкта, бер-береңне аңлап яшәргә һәм шуның белән илебезнең байлыгын үстерергә насыйп итсен иде. Мин- Россия гражданины һәм шуның белән горурланам.
    Җан рәхәтен туган җирендә тапкан Зөһрә, ветеринария академиясен кызыл дипломга тәмамлап, шәһәрдә калмыйча, туган җирендә хезмәт куя. Аның кебек яшьләр күбрәк булсын иде.
    Россия көне уңаеннан Кайбычта төрле чаралар үтә. Аларның барысының да максаты-яшьләрдә туган илне ярату хисләре тәрбияләү, илебезнең куәтле, һәръяклап алга киткән булуын таныту, яхшы укуың, тырыш хезмәтең белән аның үсешенә үз өлешеңне кертү. Зөһрәнең әнисе- "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина безгә әлеге көн уңаеннан мини-футбол оештырылуы турында хәбәр итте.
    - "Бердәм Россия" "Прайм-лига" кысаларында футбол уеннары үткәрә. Ул Татарстанның башка шәһәр-районнарында да узачак,- диде ул.-Иртәнге сәгать унда "Кайбыч" ярымябык боз мәйданында башланучы "Прайм-лига" командаларына быел узган праймеризда катнашучы ир-егетләр кертелде. Барыгызны да 11 июнь көнне мәйданда көтеп калабыз.
    12 июнь көнне авыл клублары, мәдәният йортларында да Россия көненә багышланган мәдәни чаралар уза. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркында яшьләр, балалар өчен "Россия - без ул!" дигән флэш-моб уздыра. Мәктәпләрдәге лагерьларда ял итүче балалар өчен дә Россия тарихына, бүгенгесенә багышланган викторина, дискуссияләр үткәреләчәк. Китапханәчеләр дә елдагыча бәйрәмгә күргәзмә әзерли. Район үзәгендәге, авылыгыздагы китапханәдә сез "Мин һәм Ватаным Россия", "Илем, мин синең белән горурланам!" дигән китап күргәзмәләре белән таныша аласыз. Ә Байморза авылы китапханәсендә "Сез үз Ватаныгызның тарихын беләсезме?" дигән интеллектуаль уен оештырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: