Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вәкиле Кайбычта халыкны кабул итте

    Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин Кайбычта халыкны кабул итте. Ул район газетасы журналисты сорауларына да җавап бирде.

    - Рузалин Рамилович, монополиягә каршы көрәш хезмәте нәрсә белән шөгыльләнә һәм сезгә нинди мәсьәләләр белән еш мөрәҗәгать итәләр?
    - Безгә аеруча җир участоклары, шәхси торак төзелешен алып бару өчен участок алуга бәйле сораулар белән еш очрашырга туры килә. Шәхси торак төзелеше өчен җир алу турында мәҗбүри рәвештә район газетасында белдерү басылып чыгарга тиеш. Әгәр дә районда газета рус һәм татар телләрендә нәшер ителә икән, белдерү дә мәҗбүри ике телдә басыла. Шулай ук бу мәгълүмат интернет челтәрендә - сайтта да дөнья күрергә тиеш. Безгә авыл хуҗалыгы җирләрендә йортлар төзү мөмкинлегенә бәйле сораулар белән дә мәрәҗәгать итәләр. Әмма монда позиция бертөрле: аграр җирләрдә йортлар төзергә ярамый. Азык-төлек товарларына бәяләр артуы да халык­та ризасызлык тудыра, мондый төр мөрәҗәгатьләр дә күп. Аерым алганда, шикәр комына бәяләр артуы борчу тудыра. Хәзерге вакытта безнең идарә әлеге факт буенча Татарстанның өч заводында һәм бөтен Рәсәй буенча тикшерү эшләре алып бара. Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенә Мәскәү тикшерүне илкүләмендә үткәрергә рөхсәт бирде. Бу үзәк аппаратның безгә булган ышанычын да күрсәтә.
    - Сезнең максат күбрәк штрафларга тартумы, әллә кисәтүме?
    - Юк, штрафлар салу һич кенә дә үзмаксат түгел, ә кисәтү. Безнең өчен иң мөһиме - законнарның, бәяләрне җайга салу, җир участоклары, күчемсез һәм күчемле милек мөнәсәбәтләре кануннарының тайпылышсыз үтәлешен тәэмин итү. Россия Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте 44нче федераль законның үтәлешен тәэмин итү өстендә дә максатчан эшли, безне бу законның администраторы дип әйтергә дә була. Бу закон дәүләт сатып алулары (закупкалар) турында. Барлык муниципалитетлар, дәүләт органнары шушы закон нигезендә эшли, бөтен чыгымнар бары тик торглар аша гына алып барылырга тиеш. Без тикшергән объектларда кисәтүләргә битараф калалар, бер ни дә үзгәртмиләр икән, бу очракта инде штрафлар салына.
    - Монополиягә каршы көрәш өлкәсендә эшләү өчен нинди уку йортын тәмамларга кирәк?
    - Югары белем - мәҗбүри, юридик, экономист белемле кешеләр эшли бездә. Ә мин үзем Казандагы финанс институтында укыдым. Хезмәтебез җиңелләрдән түгел, әмма эшемне яратып башкарам.
    - Рузалин Рамилович, сезнең идарә әле күптән түгел генә Кайбыч районында тикшерү уздырды. Кайбыч сездә нинди тәэсирләр калдырды?
    - Әйе, өч көн дәвамында тикшерү узды, тикшерү нәтиҗәләре буенча акт бер ай эчендә чыгарга тиеш. Без муниципаль район Советы, башкарма комитет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлеген җирләр, контрактлар буенча тикшердек, авыл җирлекләрендә булдык. Әлегә шуны гына әйтә алам: сездә закон бозуның критик моментлары юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: