Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: “Кайбыч – башкаларга үрнәк район!”

    Узган атнаның җомгасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Кайбыч районына килде.

    Төп максаты - районда урып-җыю эшләре барышы белән танышу һәм Колаңгы икмәк кабул итү пунктында булу. Кайбыч басуларында урып-җыю барышын вертолетта күзәтеп очканнан соң, Рөстәм Миңнеханов яңартылган Колаңгы икмәк кабул итү пунктына төште. Биредә аны авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма җитәкчеләре, фермерлар һәм эшчеләр каршы алды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Кайбыч җирендә үстерелгән продукция тәкъдим ителгән күргәзмә белән танышты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде: - Районда урып-җыю кампаниясе 22 июльдә башланды. Кырларда барлыгы 52 комбайн эшли, бер комбайн көненә 400 гектар мәйданда эш башкара. Уракны Татарстан Республикасы көненә төгәлләүне максат итеп куйдык. Шулай ук терлек азыгы әзерләү дә оешкан төстә дәвам итә, бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне икенче катка чабабыз. Муниципалитет башлыгы шулай ук райондагы төзелешләр, республика Президенты программаларының үтәлеше белән дә таныштырды: - Татарстанда 30дан артык республика Президенты программасы гамәлгә ашырыла, Кайбыч аларның 23ендә катнаша. Без яшәгән җирлекнең социаль йөзе нәкъ менә әлеге программалар ярдәмендә үзгәрә. Райондагы һәр торак пунктта бу программалар буенча эш башкарыла - яңа балалар бакчалары, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, күпфункцияле үзәкләр, юллар төзелә, мәктәпләргә һәм башка социаль объектларга капиталь ремонт ясала. 21 августта без Надеждино авылындагы күпфункцияле үзәкне һәм Кече Кайбыч авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасын ачарга җыенабыз. Районда иң мөһиме - юллар мәсьәләсе, әлеге проблема да сезнең ярдәм белән үз чишелешен табар дип ышанам, - диде Альберт Рәхмәтуллин һәм барлык өлкәләрдә күрсәткән ярдәме, кайгыртучанлыгы өчен Рөстәм Миңнехановка Кайбыч халкы исеменнән рәхмәтен әйтте. - Биредә икмәк кабул итү егәрлеге көчле булган элеватор калкып чыкты. Мондагы барлык җиһазлар да Европа стандартларына туры китереп эшләнгән. Әңгәмәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кушылды: - Кайбычлылар игенчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлы эшли, кыр эшләре дә биредә оешкан төстә бара, - диде ул. Аграр министр яңартылган элеваторның яхшы булуын ассызыклап, районның 100 мең тонна икмәк үстерү мөмкинлеге булуына басым ясады. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, корылык интектермәсә, яңгырлар вакытында явып торса, Кайбыч игенчеләре моңа рәхәтләнеп ирешә ала. Элеватор эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов эшчеләр белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога да төште.- Кәефебез яхшы! Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! - диде аңа биредә эшләүчеләр. Алга таба Татарстан лидеры «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары белән очрашты. - 13 сентябрьдә Татарстанда Президент сайлаулары узачак. Без кемне сайлаячагыбызны хәл иттек инде, - диде районда сайлауларга чакырып әледән-әле пикетлар уздыручы активистлар. Әлеге активистларның берсе Айгөл Шәмсетдиновага хәтта Рөстәм Миңнеханов белән селфи ясау бәхете дә елмайды. - Рөстәм абый белән фотога төшкән өчен генә түгел, аның гүзәл Татарстаныбызның рейтингын күтәрүдә зур тырышлык куеп, күп эшләр башкарганы өчен горурлык хисләре кичерәм. Универсиада, Су спорты чемпионаты кебек дөньякүләм спорт ярышларының нәкъ менә бездә үткәрелүе Рөстәм Миңнехановның нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтә, - диде шатлыгы эченә сыймаган Айгөл. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исә кайбычлыларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде: - Кайбыч белән тырыш һәм булдыклы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелек итә, биредә эш сөючән халык яши. Сезгә рәхмәтемне җиткерәм, булган проблемаларны бергәләп хәл итәргә тырышырбыз. Кайбыч - үрнәк район һәм без аны башка районнарга мисал итеп китерәбез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: