Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында электрон тир ачылды

Электрон тирны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Сираҗетдинов, “Форпост” начальнигы Юрий Михайлов, Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь армиячеләре Риназ Гомәров, Риназ Лотфуллин, Ләйлә Зиннәтуллина һәм Лилия Әүхәтшина катнашты.

- Әлеге электрон тир укучыларны автоматтан, пистолеттан атарга өйрәтү өчен бик уңайлы. Мин үзем дә андый әйберләр белән кызыксынам. Якын киләчәктә автоматтан яисә пистолеттан атырга теләүчеләр өчен билгеле бәя куеп, тир буларак файдаланырга кирәк, - диде Альберт Илгизәрович.
Ул автоматтан да, пистолеттан да атып карады. Бер караганда, электрон тир гади генә. Автомат һәм пистолет махсус электрүткәргеч шнурлар белән компьютерга тоташтырылган. Атучы каршы якка куелган монитордагы мишеньгә төзәп ата. Укучылар арасыннан автомат, пистолеттан атуда Риназ Гомәров зур осталыгын күрсәтте.
- Атуның җаена төшенгәч, төз атуның бернинди авырлыгы юк, - диде Риназ.
Илшат Сираҗетдинов та полиция хезмәткәрләрен ату күнекмәләренә өйрәтү өчен бирегә алып килү белән кызыксынды.
Илһам Хөснетдиновтан әлеге электрон тирны алуның финанс ягы белән кызыксындым. Ул түбәндәгечә аңлатма бирде.
- “Татарстан Республикасының “Яшь армиячеләр” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча муниципаль берәмлекләренең яшь армиячеләр хәрәкәте штаблары арасында республика смотр-конкурсы үткәрелгән иде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елның 20 маенда аңа нәтиҗәләр ясады. Әлеге смотр-конкурста Кайбычның яшь армиячеләр хәрәкәте штабы алтынчы урынны яулады. Министрлык карары нигезендә “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесе районыбыз яшь армиячеләр хәрәкәте штабына яшь армиячеләр бүлмәсе өчен стендлар җыелмасы һәм коралдан атуга әзерлек укыту-тренировка комплексы комплекты бүләк итте. Штаб карары белән стендлар җыелмасын Иске Тәрбит урта мәктәбенә тапшырдык. Ә коралдан атуга әзерлек укыту-тренировка комплексы комплектын, кыскача әйтсәк электрон тирны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән килешеп, “Салават күпере”нә урнаштырдык. Анда мәктәпләрнең яшь армиячеләре Калашников автоматыннан, Макаров пистолетыннан төз ату осталыкларын арттыра алачак, - диде Илһам Вилданович.
Электрон тирда ату осталыкларын арттырган укучыларыбыз киләчәктә бәлки республика ярышларында призлы урыннар да яулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев