Ап-ак карга күмелеп утырган Салтыйган авылының ак әбисе - Әминә Нурулла кызы Мусина күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үсмер еллары Бөек Ватан сугышына туры килгәнгә, бик күп авырлыклар кичергән әби бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә. Әминә апаны олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Багай...
Россия Президентының тылда Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән ветераннарны юбилейлары белән котлап җибәргән рәхмәт хаты һәм район башлыгының бүләген үзенә күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе итеп кабул итте Әминә апа. Язмышның ачы сынауларына бирешмәгән, намуслы гомер юлы узган олы йөрәкле шәхесләрнең берсе ул. Сугыштан соңгы илне аякка бастыруда иң авыр хезмәтне башкарганнар, ТАССР үсешенә саллы өлешләрен керткәннәр.
Биш балалы гаиләдә өченчесе булып дөньяга килгән ул. Аңа унөч яшь чагында Бөек Ватан сугышы башланган. Авылдагы типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрне фронтка алгач, колхозның барлык авыр эшләре үсмерләр һәм өлкәннәр җилкәсенә төшә.
- Сугыш вакытында тылдагыларга да җиңел булмады. Эшче куллар җитмәгәнлектән, балаларны да колхоз эшенә йөртә башладылар. Ул вакытта безгә урман да кисәргә, игенен дә чәчәргә, урып-җыярга да туры килде. Имәлебашы, Тәтеш районы, Молотов урманнарында урман кисүдә катнаштым. Сугыштан соң, 1955 елда авылдашым Вәгыйз Мусин белән гаилә кордык. Ул үзе сугышта катнашмаган, гомере буе колхозда шофер булып эшләде. Кияүгә чыккан елларымда авылдашым Сатира апа тракторда җир сөрә иде, мин аның плугары булдым. Иген суктыручы комбайн артыннан салам да җыеп тордык, - диде Әминә апа. - Без дүрт бала тәрбияләп үстердек. Улым Фәрит төп нигездә төпләнеп калды, гомер буе аның гаиләсе белән бер түбә астында яшәдек. Ходайның рәхмәте, киленебез Сәвия белән аналы-кызлы кебек 36 ел тату яшибез. Фәридәм Казанда, Дания - Яшел Үзәндә, төпчегебез Рузания Васильевода яши. Аллага шөкер, бу көндә миннән дә бай кеше юктыр, 6 оныгым, 7 оныкчыгым бар. Кызганыч, 62 ел иңне-иңгә куеп яшәгән картым гына бакыйлыкка күчте, 4 гыйнварда аның вафатына бер ел булды. Юбилеем белән шул кадәр зурларлар дип көтмәгән идем, барыгызга да рәхмәт. Гомерләр тиз уза, әле яшәлмәгән дә кебек.
Әминә апаның улы Фәрит Мусин игенче, алдынгы комбайнчыларның берсе. Аның тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде, ул "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен зур горурлык белән йөртә. Хәзер лаеклы ялда.
- Әниебез дә, әти дә гомерләре буе хезмәттә булдылар. Безне дә эш сөючән итеп тәрбияләделәр. Әнинең хәзер дә эшсез торасы килми. Туксан яшендә булса да дөнья, республика, район яңалыклары белән танышып бара, газеталар укый, телевизор карый. Без яшьрәк чакта колхоз эшеннән кайтып керми идек, мин механизатор, хатыным терлекчелектә, балаларыбызны әби-бабалары үстереште, тәрбия бирделәр, - диде ул.
Әңгәмәгә Сәвия апа да кушылды.
- Әти- әни яшь чагыбызда безгә зур терәк булды. Аллага шөкер, тату яшибез. Мин 35 ел хуҗалыкның терлекчелек тармагында эшләдем. Иртә таңнан эшкә киткәч, мин кайтканчы әти-әни балаларны җыеп мәктәпкә озата иделәр. Хәзер без дә лаеклы ялда инде, өйдә генә утырабыз. Балаларыбыз тормышта үз юлларын тапты, оныкларыбыз бар. Аларның уңышларына сөенеп яшибез. Әниебезне олылап, аның шатлыклы, юбилей көне белән котларга килүчеләргә, илебез, районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебез зур, - диде ул.
Әминә апаның урыны түрдә, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле картлык кичерә ул.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев