Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салтыйганның “Әлмәндәре”

    Рәшит абый Зиннуровның тормыш юлы Салтыйган авылы белән бербөтен, хәтта армия хезмәтенә бармаган ул - туган ягыннан бер дә аерылмаган. Андыйлар турында "бәхетен туган җирендә тапкан" дип сөйлиләр. Ә мин аны "туган җирендә җиргә хезмәт итүе" белән бәхетле дип әйтер идем.

    "Рәшит абыйга быел 80 яшь тулды", дигәч, Салтыйганда өлкән яшьтәге, бәлки, таякка таянган, җыерчыклы бабай белән очрашырмын дип юлга чыккан идем. Ялгышканмын икән. Төз гәүдәле, егетләр сыман җитез хәрәкәтләнүче Рәшит абыйга "бабай" дип дәшәргә телем әйләнмәде. Быел 6 гыйнварда 80 яшьлеген билгеләп үткән Рәшит абый Зиннуров әле узган җәйдә генә "Алтын кырлар" җәмгыятендә тракторчы булып эшләгән. 80дә! Сөбханалла, диясе генә кала.

    14 яшеннән сабанчы булып кул арасына керә башлаган ул. Сугыштан соңгы авыр еллар. Колхозларда техника аз, булганында да эшләргә кеше юк. Ул елларда тракторчы курсларында батыррак кызларны, яшь хатыннарны укытып, кыр эшләрен башкарып чыгулары мәгълүм. Рәшитнең әнисе Нурҗиһанның бертуган сеңлесе әнә шулай тракторда эшли башлагач, үсмер малайда техникага кызыксыну уянган, күрәсең. Тимер җене кагылган ул апалары 1962 елга кадәр тракторда эшләгән, аннан шәһәргә китеп, анда да авыр эшләрдә хезмәт иткән. Әле күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән икән, Салтыйганга, туган туфракка алып кайтып җирләгәннәр. Рәшит белән икесе очрашса, сүзләре шул техника тирәсеннән ерак китми иде, дип искә ала туганнары.

    Рәшит күбрәк әбисе белән бабасы янында үскән. Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылына кияүгә чыккан әнисе алты айдан аерылып кайткан. Бала исә Салтыйганга кайткач туган. Шулай да ата белән ул гомер буе аралашып яшәгәннәр. Сугыш чорында Нурҗиһан апа урман кисүдән кайтып кермәгән. 1948-50 елларда Рәшит Федоровскоеда тракторчы курсларында укыган, аннан Биектау районының Чебокса авылында механизатор һөнәрен үзләштергән. Ул чакта Ворошилов исемен йөрткән колхозда райондагы беренче дизель тракторы - ДТ-54кә утыртканнар. Шунан гомер буе руль артыннан чыкмаган, 1976 елда бирелгән соңгы тракторы МТЗ-52 әле дә капка төбендә тора. Пенсиягә чыккач та ун ел эшләгән. Әйтүемчә, эшнең кызган чагында - чәчү, уракта агрофирманың управляющие эшкә чакыру белән, тракторына утырып, җир эшенә чыгып китәргә әзер Рәшит абый. "Озата чыккач, шул трактор янында фотосурәткә төшереп алыйм әле үзегезне", - дигәч, ризалашмады - мактанырга, кешегә күрсәтергә яратмый чөнки. Хезмәте турында сорасаң - озак сөйли ала, ә үзе турында аз сүзле ул. "Аяк-кул йөргәндә, колак ишеткәндә, хәлдән килгәндә ничек тынычлап өйдә ятмак кирәк? Хәзер эшләгән кешенең кадерен беләләр, акчасын да түлиләр, пенсиябез, шөкер, килеп тора. Туйганчы эшләп булмады бит әле", - дип көлемсерәп, аптырашта калдыра. Мине генә түгел, хәләл җефете Рәмзия апа үзе дә аптырый бу хәлгә. "Көн саен шул тимер-томыры янына чыгып кермәсә, күңеле булмый. Эзләп, ашарга чакырып, аптырыйбыз үзен", - дип сөйли ул да. Тумышы белән Олы Кайбыч кызы, Рәшитен Салтыйганнан үзе килеп тапкан дисәк тә, ялгыш булмас. Апасы Рабига шушында кияүгә чыккач, кыз еш кына кунакка килгәли торган була. Шунда танышалар да. Пенсиягә чыккач та, 60 яшенә кадәр терлекчелектә хезмәт иткән. Ике бала үстергәннәр, икесе дә үз авылларында төпләнгән. Ранияләре Багай мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыта, кияүләре Айрат та тракторчы икән, ике кыз үстерәләр. Улы Айрат та әтисе һөнәрен сайлаган, "Алтын кырлар"да эшли, киленнәре Резедә - укытучы. Төп йортта алар янәшәсендә яшиләр. Оныклары Айнур Казанда эшли, Алинә 7 сыйныфта укый. "Әти белән әни безгә дә хезмәт тәрбиясе бирергә тырышты. Аларның исәнлеге, сәламәтлеге безнең өчен дә бәхет. Сырхауханәгә дә барганы юк бит аның. Берничә ел элек кан басымы җәфалый башлагач та, "бу яшькә җиткәч, кешедән оят", дип, бармады", - ди кызлары Рания. Тәмәкене үз итмәгән, яман гадәтләрдән ерак торган Рәшит абый. Һәр минуты хезмәттә узган ир-атның моңа вакыты да булмагандыр шул. Якты көнгә шөкер итеп, матурлыкка куанып яши, мәчеткә йөри. Бар уфтанычы - әнә шул "туйганчы эшләп булмады" диюе. "Тагын бераз гына яшьрәк булсам", дип тә куюлары белән "Әлдермештән Әлмәндәрне" хәтерләтте ул миңа. Үзенә бу хакта әйткәч, шаккаттырды: мәрхүм артистыбыз Шәүкәт ага Биктимеров аңа кода тиешле икән бит! Аның кызы Рәшит абыйның икетуган сеңлесенең улында кияүдә икән. Артистның Салтыйганга да кайтканы булган. Һәр авылның үз "Әлмәндәре" була, дигән сүзгә ышансак, Салтыйганныкы Рәшит абый Зиннуровтыр, мөгаен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: