Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Салтыйганның сөйкемле сөяге Гөлсинә Камаловага – ике 5ле

    Салтыйган авылында гомер итүче Гөлсинә Камалованы шулай дип атасам, һәркем килешер, минемчә. Сөекле хатын, кайгыртучан ана, ягымлы дәү әни, уңган хуҗабикә, яхшы күрше, җаваплы хезмәткәр... Берүзенә күпме вазифа, күпме эш, күпме җаваплылык! Ләкин Гөлсинә ханым һәрнәрсәгә өлгерә. Менә шушындый искиткеч гүзәл ханым шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

    Авыл клубында оештырылган юбилей кичәсенә аны котларга Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, авыл җирлеге советы җитәкчелеге, дуслар-туганнар, Гөлсинә ханымның районның төрле авылларында эшләүче хезмәттәшләре - китапханәчеләр килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: