Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Үсемлекләр саклауга мохтаҗ

    Район хуҗалыкларында язгы чәчү төгәлләнде. Моның белән генә игенче- мехенизаторларның эше төгәлләнде, дип уйлаучылар ялгыша. Чөнки чәчелгән мәйданнарны тиешенчә карап үстерү зарур. 17 майда "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалында агрофирмалар, хуҗалыкларның баш агрономнары катнашында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды.

    -- Көннәрнең коры, эссе торуы чүп үләннәре, корткычлар үрчүгә уңай шартлар тудыра. Шуңа да кичекмәстән үсемлекләрне саклау чараларына керешергә кирәк. Агрофирмаларда агулы препаратлар сиптергечләр эшли. Алар хәзер шикәр чөгендере басуларын эшкәртергә керештеләр, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров.

    Сабан культураларын чәчкәннән соң өч көн үтүгә тырмаларга, басуларны узган елгы саламнан арындырырга, кырлар культурасына игътибар итәргә кирәклегенә басым ясады.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Рәмис Хәкимов әйтүенчә, складларда калган ашламаларны, үсемлекләрнең үсешен стимуллаштыручы препаратларны хәзер кулланырга кирәк.

    -- Чиста пар җирләре өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы субсидия түләячәк. Әлеге җирләрдә чүп үләне үстермичә, технология таләпләре буенча эшкәртеп тору мөһимү. Министрлык вәкилләре пар җирләренең торышын караганнан соң гына субсидия түләнә, эшкәртелмәгән җирләр өчен түләү булмаячак,- диде Рәмис Хәкимов.

    Районда чиста пар җирләре 5516 гектар мәйданны били. Ачы туфраклы җирләрне известьлау, картайган күпьеллык үлән кырларын беренче тапкыр чапканнан соң сөрергә кирәк. Яшел уракка июнь башларында керешәчәкләр, шуңа да терлек азыгы урып- җыю техникасы төзеклегенә игътибар зарур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: