Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шатлыклы хәбәр: Кайбыч элеваторында 60 мең тонна ашлык кабул ителде!

    «Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе» директоры Илгиз Могълиев редакциягә шатлыклы хәбәрен җиткерде.

    - Без үзебезнең элеваторга 60 мең тонна ашлык кабул иттек. Бу - моңа кадәр Кайбыч тарихында күрелмәгән хәл. Алтмышынчы мең тонна игенне «Дубрава» җәмгыятенең икенче филиалында эшләүче «КамАЗ» шоферы Равил Бикчәнтәев китерде. Без аңа бүләк тә тапшырдык,- диде ул.
    Илгиз Моглиев хәбәр иткәнчә, предприятиенең әле тагын биш мең тонна ашлык кабул итәргә мөмкинлеге бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: