Шәһәр кызы авылны үз иткән
Пионер оешмалары гөрләп эшләгән чорда мәктәпләрдә тимурчылар отрядлары булганын күбегез хәтерлидер әле.
Укучылар караучысыз калган өлкәнннәргә ярдәм итә иде – су да ташыдылар, идәннәрен дә юдылар, утын ярып, кышын кар көрәделәр. Аларны волонтерлар алыштырды, укучылар хәзер дә ялгыз яшәүче өлкәннәргә булыша. Үсеп килүче яшь буынның күңелендә шәфкать-миһербанлылык төшенчәсе бүген дә яши.
Еллар узган саен, дөнья үзгәрә. Хөкүмәт тарафыннан яңа кануннар кертелә. Караучысыз калган өлкән буын кешеләренә ярдәм итүне дәүләт үз өстенә ала, яңа программалар дөнья күрә. Социаль хезмәткәр һөнәре барлыкка килде. Безнең районда "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге бар. Анда эшләүче социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗларны кайгырта. Шуларның берсе – Олы Урсакта яшәүче Винера Зиннәтуллина. Ул – тумышы белән шәһәр кызы. Әти-әнисе озак еллар Ташкент шәһәрендә яшәп, Казанга күченеп кайтканнар. Язмыш җилләре Винера ханымны безнең якларга кайтара. Ул Олы Урсакта яшәүче Габбаска кияүгә чыга. Авылга кайтканына үкенми, чөнки Габбасы, олы җанлы, акыллы ир буларак, Винерасына җил-яңгыр тидерми. Киңәшеп, ярдәмләшеп яшиләр. Чулпан һәм Ландыш исемле ике кызлары бар.
Винера Зиннәтуллина, авылга кайтуга, эшкә керешә, мин шәһәр кызы дип тормый. Габбас белән бергәләп шәхси кибет ачалар. Винера шактый еллар анда сатучы булып эшли. Авыл халкының мәхәббәтен һәм хөрмәтен яулый. Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче өлкәннәрнең күз яше аша әйткән рәхмәт сүзләре шәфкатьле ханымның йөрәгенә май булып ята. Аларга булышу теләге көчәя генә бара.
Шундый көннәрдә ул "Өмет" үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова белән очраша. Уйларын, теләкләрен аңа җиткерә. Винераны үзләренең авыл җирлегенә социаль хезмәткәр итеп билгелиләр. Шулай итеп, Бушанчадан Федор Козлов, Илья Калдин, Кече Урсактан Елена Кәримова, Маһинур Фәизова, Олы Урсактан Наилә Маннанова, Бибизәкия Каюмова, Светлана Чернова, Гөлсинә Ихсанова, Расих Сираевлар Винераны көтеп ала.
– Дистәгә якын кешене ничек карап өлгерәсең? – дип сорыйм Винерадан.
– Үзем машина йөртәм. Кайбычка барсам, аптекага сугылмый калмыйм. Дарулар, кирәк-яракларын алып чыгам, – диде ул. –Кибеттән азык-төлек алып кайтам, барысы да көтеп тора. Гөлсинә һәм Елена апаларга көн саен барырга кирәк, чөнки икесенең дә физик мөмкинлекләре чикле. Елена апаны сырхауханәгә табибларга тикшертергә алып йөрдем. Калганнарын да, сәламәтлекләрен кайгыртып, сырхауханәгә алып бардым. Эшемне яратам. Туксан яшен тутырып килүче авыру әниемне дә карыйм, ул да минем ярдәмгә мохтаҗ. Яратмаган эшкә кул бармый. Телефон аша хәбәр салалар икән, йөгереп килеп җитәм. Быел кыш кар күп яуды. Кар көрәдем, идәннәрен дә юам. Ашарларына да хәзерләп калдырам. Барысын да коронавируска каршы прививка ясатырга алып бардым. Гөлия Нигъмәтҗанова белән берлектә, 85,90 яшьләрен тутырган юбилярларны котладык. Гомумән, өлкәннәр белән гөрләп яшәп ятабыз. Коммуналь түләүләрен дә түләп кайтам, җәй айларында бәрәңге чүбен дә утыйбыз.
Ул да түгел, әңгәмәгә Винера ханымның тормыш иптәше Габбас кушылды. "Җирлекнең Ветераннар советы рәисе итеп тә сайладылар әле аны", – диде ул.
Бу сүзләрдән соң гаҗәпләнүем йөземә чыкты. Клуб кадәр йорт та бар, гаилә, балалары, әби-бабайлар... Барысына ничек өлгерә икән ул?
– Авылда яши башлавыма 22 ел булды. Бу эш авыр, монысы барып чыкмый, дип тормыйм. Тотынам икән, җиренә җиткерергә тырышам, – ди Винера Зиннәтуллина. – Барысы да үз итә, шуңа күңелем була. Өлгерми нишлисең, кешенең ышанычын акларга кирәк. Ветераннар белән төрле чараларда катнашабыз. Өлкәннәр белән берлектә китапханәдә туган телдә, татар шагыйрьләренә багышлап кичә үткәрдек. 1922 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы. Шул уңайдан игълан ителгән бәйгедә катнашабыз. Маһинур ападан үз куллары белән төрле җепләрдән бәйләгән матур җәймәләр алып кайттым. Чүти авылында район Ветераннар советынының күчмә утырышы узды, анда бардым. Барлык кирәк-яраклар, яңалыклар планшетта, шуның аша эшлибез.
Винерага авыр һәм җаваплы эшендә зур уңышлар, сабырлык теләп калам.
Зөһрә Фәизова,
Кошман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев