Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шәһәрдә үскән Кайбыч савымчысына атказанган терлекче исеме бирелде

    Сабанчыларга дан җыр­лаучы Сабан туенда игенчеләрне генә түгел, терлекчеләрне дә мәйдан түрендә зурлыйлар. Моның шулай булуы аңлашыла да, игенче һәм терлекче һөнәре бер-берсеннән аерылгысыз. Алар ил табынын баетучылар, өстәлләребездә икмәк, ит-сөт ризыклары өзелмәсен өчен тырыша.

    Бүләкләнүчеләр арасында Арыслан авылыннан алдынгы савымчы Светлана Гагаева да бар иде. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә "Татарстан Рес­публикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Аны бүләкләү турында Президент үзе фәрман чыгарган икән, димәк, бу юкка гына түгел, моңа нигез бар. Атказанган исеменә тәкъдим ителеп тә, аның бирелмәгән очрак­лары да була, чөнки производство күрсәткечләре җитәрлек түгел, яки аңа кадәр Мактау кәгазьләре булмаган, шундый дәрәҗәдәге исем алу өчен алшартлар җитәрлек түгел. Ә Светлана кандидатурасы җиңел уза, чөнки аның тырышлыгы турында ул җитештергән сөт күләме үзе сөйли. Ул, мәсәлән, 2013 елда 163,4 тонна, аннан соң 164 тонна, 2015 елда 164,7 тонна, ә былтыр 189,2 тонна сөт сауган. Бу елның алты аенда 90 мең тоннадан артыграк сөт сауган инде. Тонна-тонна сөт җитештергән савымчы булсын да, бүләк тә алмасын ди! Хезмәттәге югары уңышлары өчен 2012 елда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә, 2014 елда Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек була. Район башылыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да әллә ничә. Алдынгылар слетында катнашмый калган елы юк.
    Кояшлы Үзбәкстан якларыннан ул үзе. Сәмәрканд өлкәсендәге Акташ шәһәрендә туып-үскән кыз 1994 елда мәктәпне тәмамлый һәм Казанга укырга керергә дип килә. Әмма документларын тапшырырга соңга калган булып чыга. Туган ягында чуалышлар да башлангач, анда кире әйләнеп кайтасы килми, шуңа да кибеткә сатучы булып урнаша. Тулай торакта яшәгәндә Арыслан авылы кызы белән таныша. Ә бераздан дусты үзләренә кунакка алып кайта. Авылга кунак кызы кайтсын да, егетләр күңеле ничек җилкенмәсен ди инде!? Светага Евгений исемле егетнең күзе төшә, авылга кунакка кайтулар ешая. Ярату күзне йомдыра диләр, шәһәр кызы безнең якларга кияүгә чыга. 1997 ел була ул.
    - Авыл тормышы тулысы белән үзенә бөтереп алды мине. Монда беренче хезмәт чыныгуын ындыр табагында алдым, ашлык чистартуда эшләдем. Ә кыш көне бер савымчы лаеклы ялга китте, аның группасын миңа тәкъдим иттеләр. Юк, булдыра алмам, дигән уй бөтенләй булмады. Тәвәккәллегем ярдәм иткәндер. Шул көннәрдән соң егерме ел вакыт үтеп тә киткән, - ди Светлана.
    Дөрес, бер тапкыр да сыер саву түгел, аның янына да килеп карамаган шәһәр кызының бу авыр хезмәткә түзәчәгенә шикләнеп караучылар да булмый түгел, була. Ләкин унике яшеннән әнисез калган кыз әтисе һәм әбисе тәрбиясендә эшкә өйрәнеп үсә. Үз-үзенә ышаныч зур була аңарда. Яңа һөнәр үзләштерергә кырык елдан артык савымчы булып эшләгән каенанасы Лидия Гагаева ярдәм итә. Ә берничә елдан соң инде ул район күләмендә үткәрелүче машина белән сыер саву операторлары бәйгеләрендә катнаша башлый. Ике ел рәттән беренче урынны яулый һәм Мамадышта, Биектауда Кайбыч данын яклый. Бер елны республика буенча өченче урынга чыга. Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңа өченче дәрәҗәдәге дип­лом һәм кыйммәтле бүләк тапшыра.
    - Мин үземнең көндәлек хезмәтемне башкарам. Төрле бүләкләр алу турында уйламадым да. Гади савымчының хезмәтен шулай республика дәрәҗәсендә югары бәяләүләренә бик шатмын. Шуңа да мине әлеге зур бүләккә тәкъдим иткән җитәкчеләргә чын күңелдән рәхмәтлемен, - ди Светлана.
    Гаиләсендә уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни дә ул. Тормыш иптәше Евгений белән матур яшиләр. Олы кызлары Инна быел Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган, Казан шәһәрендәге медицина көллиятенә укыр­га керергә җыена. Анялары бишенчегә бара.
    Гагаевлар шәхси хуҗалык­ларында биш сыер, бозаулар, сарык­лар асрыйлар, узган елгы Сабан туенда савым аппаратына сертификат та биргәннәр аларга. Һәр көнне дәүләткә 120 килограмм сөт сатып, гаилә бюджетын баеталар. Хәзерге вакытта авылда яшәүче яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту программасы буенча өй төзиләр. Аның эчке эшләре генә калган. Бу тырыш гаиләгә тизрәк өй туе үткәрүләрен теләп калабыз.
    - Светлана безнең коллективта озак еллар эшләп, бай тәҗрибә туплаган савымчы. Үз эшен яратып башкаручы хезмәттәшебезне республикабызның шундый югары бүләге белән котлыйбыз, аның белән бергә без дә шатланабыз, - диде Арыслан фермасы мөдире Галина Семагина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: