Урак вакытында районыбыз хуҗалыклары ашханәләрендә дә эш кызу була.
Пешекчеләр, хәлләреннән килгәнчә, игенчеләрне тәмле итеп сыйларга тырыша. "Яңа юл" хуҗалыгы ашханәсендә Гөлфинур Җамалова белән Нурзия Габидуллина эшли. Шүширмәгә баргач, менә инде 32 ел хезмәтен намус белән башкаручы Гөлфинур апаны без фотога да төшереп чыктык. Ул төшкегә игенче-механизаторларга кырга җибәрергә дип, махсус контейнерларга ризыклар тутыра иде.
- Комбайнчыларны көненә ике тапкыр ашатабыз. Төшкегә беренче һәм икенче ашлар әзерлибез, чәй биреп җибәрәбез, компот та кайнатабыз. Кичкегә икенче аш һәм берәр төрле камыр ризыгы пешерәбез. Механизаторларыбыз тәмле ашасын дип, мантый, пилмән, кәтлитләр дә әзерләргә тырышабыз. Көн саен кырыклап кеше ашатабыз, - диде Гөлфинур апа.
Нет комментариев