Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Шүширмәдә Яңа ел күчтәнәчләргә бай булды

    Яңа ел алды көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәм тантаналары гөрли. Бәйрәм Шүширмә авылы клубында да да үтте.

    Башлангыч мәктәптә белем алучы укучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның барысына да авылдаш абыйлары, шәхси эшмәкәр Илдус Ганиев быел да Яңа ел бүләкләре әзерләгән.
    - Туган авылымда балалар саны елдан-ел артсын, яңа гаиләләр барлыкка килсен иде. Алар авылыбызның киләчәге бит. Бәйрәм бүләге алган сабыйларның шатлыклы йөзләрен күрү үзе зур бәхет ул. Сигез ел инде балаларга шулай бүләкләр әзерлим,- диде Илдус абыйлары.
    Бәйрәм тантанасында катнашкан Борындык төп мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев та залдагы барлык балаларны, ата-аналарны бәйрәм белән котлап, нәни дусларына Яңа ел күчтәнәчләре өләште.
    - Балалар Яңа ел бәйрәмен ниндидер могҗиза көткәндәй көтә, бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр.Декабрь дәвамында шигырьләрен, җырларын, биюләрен өйрәнделәр. Балаларга шатлык өләшүчеләргә барлык ата-аналар, балалар исеменнән аңа зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Эшләре һәрвакыт уң булсын, гаиләләрендә муллык, тынычлык иминлек хөкем итсен, - диде Шүширмә башлангыч мәктәбе мөдире Гөлназ Җәмилова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: