Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Симәкидән Тәскирә Латыйпова Санкт-Петербургка Идел буйлап сәяхәтен әкияткә тиңли

    Симәкидә яшәүче Тәскирә апа Латыйпова күптән түгел Идел буйлап круиздан кайтты.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында һәм Ленинград блокадасын өзүгә дә нәкъ шулкадәр ел тулу уңаеннан Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына Идел буйлап круиз оештырылды. Бу сәфәрдә безнең районнан бер ветеран - Симәкидә яшәүче Тәскирә Латыйпова да катнашты. Шушы көннәрдә без Тәскирә апага кунакка барып килдек.

    Исегезгә төшерәбез, Казан -Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча оештырылган сәфәр 30 августта башланып, ике атнага сузылды. Шушы вакыт эчендә круизда катнашучылар, Идел буенда урнашкан байтак шәһәрдә туктап, һәрберсенә экскурсия ясадылар. Бу үзенчәлекле сәфәрдә, сугыш ачысын, ачлык-ялангачлыкны үз башыннан кичергән, ләкин авырлыклар алдында тез чүкмәгән кадерле ветераннарыбыз белән бергә, республиканың кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүче укучылар да катнашты. Бу чара өлкән һәм яшь буын вәкилләрен рухи яктан бер-берсенә якынайту максатын да күздә тотып оештырылды.

    Озакка сузылган, шулай ук искиткеч зур һәм тирән тарихи әһәмияткә ия булган әлеге сәфәр ветераннарның күбесенең төшенә дә кермәгән, билгеле. Тәскирә апа да, кайтуына ай ярым вакыт узса да, аннан алган тәэсирләреннән әле дә булса айнып җитә алмый. Юлда кыен булгандыр инде, дип соравыма каршы җавабы белән дә шаккатырды: "Мондый рәхәтне туганны бирле дә күргәнем юк иде, чып-чын әкият булды бит бу", - диде.

    Сугышка кадәр Тәскирә апаның гаиләсе Кече Кайбычта яши. Биредән кайчан ничек чыгып киткәннәрен бик ачык хәтерләми ул. Сыер-сарыкларын сатканнары колагына кереп калган. Гаиләләре зур булган. Мең газаплар белән товар поездларында озак барганнары хәтеренә уелган. "Поезддан төштек, әйберләрне бушаттылар, әни шунда урман эчендә бала тапты. Әти аны үзенең күлмәгенә төреп алды. 1941 елның ноябре иде бу. Энебез Фәиз әнә шулай дөньяга килде", - диде.

    Тәскирә апаның балачагы һәм үсмер еллары гаять зур авырлыклар чигеп үтә. Ленинград блокадасын кичереп, адәм түзә алмаслык башка авырлыкларга түзеп, янә авылга кайтуларын сөйләде ул: "Әтиебез чир йоктырды булса кирәк, кайткан чакта поездда җан бирде. Поезд туктагач, аны кар өстенә чыгарып салдылар. Нишли алыйк инде?! Салкын гәүдәсен кочаклап елаштык та, юлыбызны дәвам иттек. Анда үлүчеләр бихисап булды, кырылды гына кеше. Без алты бала һәм әниебез авылга кайтып төштек. Әниебезнең бертуган абыйсы кертмәде, аның каравы, икенче бер туганы сыендырды. Өс-башыбыз тулы бет, үзебез ач идек. Чәчләребезне кырып алып, мунча ягып керттеләр. Авыл халкына рәхмәт, ачка үләргә бирмәделәр, кем ничек булдыра ала - шулай булышты. Тора-бара үзебезнең өйгә чыктык", - дип искә алды.

    Үсә төшкәч ул пожарныйда эшли башлый, соңрак фермага керә. "Сталин үлгән көн бик нык хәтеремә кереп калган. Бишенче март иде ул. Мин аны бик ярата идем. Кычкырып еладым. Ул көнне фермада сыерларга ашатырга салам беткән иде, без бер үгез һәм ике ат җигеп, кырга киттек. Шунда адашканбыз", - диде.

    Сугыш тынганнан соң Тәскирә апа Ленинградны икенче мәртәбә барып күрә. Беренчесендә әле Үзбәкстанда яшәгәндә ире алып бара. 1978 елда була бу. Ул чактагы сәфәр дә күңеленә бик нык уелып кала. Ә инде монысын ул әйтеп аңлатырга сүзләр таба алмый. Анда күргәннәрем гомергә онытылырлык түгел, ди. Төньяк башкаланың күперләре, сугыш фрагментлары күрсәтелгән панорама, эрмитажга һәм тагын байтак истәлекле урыннарга экскурсия кабатланмас тойгылар уяткан. Моннан тыш, Идел буендагы Түбән Новгород, Кострома, Ярославль, Тутаев, Плес һәм башка шәһәрләргә сәяхәт кылу да онытылмаслык булып истә калган. "Барыннан да бигрәк Чабаксар хәтердә калды. Безне анда бик зурладылар. Салютлар атып каршы алдылар, олылап озаттылар ", - ди Тәскирә әби. Шушы сәфәргә алып чыккан өчен, районыбыз җитәкчеләренә, аерым алганда, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиевага рәхмәтле ул.

    Берүзе генә яшәсә дә, Тәскирә апа, ялгызлыктан зарланып, ямансулап утырмый. Туганнары, тирә-күршеләре белән гөр килеп яшәп ята. Үзбәкчә итеп пылау пешерергә дә озак уйлап тормый. Әле идәнне дә үзем юам, диде. Ишегалдына канализация чокыры казытып, өенең бер бүлмәсен санузел итеп үзгәртеп ята. Артык кыстатмыйча, газетабызга да язылып куйды. Гомер юлында әйтеп бетергесез авырлыклар кичерсә дә, тормышка мәхәббәтен, юмор хисен югалтмаган ветераныбызны һәркайсыбызга, бигрәк тә ник туганын да белмичә аягүрә йоклап йөрүче кайбер яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Тынгы белмәс Тәскирә апага җан тынычлыгы, саулык телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: