Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

    Район балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллаштылар. Биредә шөгыльләнүче балалар саны елдан-ел арта бара. Чыгарылыш кичәсе программасы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзелгән, бәйрәмне әлеге мәктәп укытучысы Резедә Хисамова алып барды. Анда чыгарылышлар кына түгел, сәнгать мәктәбендә белем алучы барлык балалар, әти-әниләре, аны узган елларда тәмамлаучылар да катнашты. Быелгы...

    Район балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллаштылар. Биредә шөгыльләнүче балалар саны елдан-ел арта бара.

    Чыгарылыш кичәсе программасы кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төзелгән, бәйрәмне әлеге мәктәп укытучысы Резедә Хисамова алып барды. Анда чыгарылышлар кына түгел, сәнгать мәктәбендә белем алучы барлык балалар, әти-әниләре, аны узган елларда тәмамлаучылар да катнашты.

    Быелгы уку елында мәктәпнең музыка бүлеген Алсу Сафина фортепьяно, Рушан Гыйниятуллин баян классын уңышлы тәмамлады. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова үз чыгышында:

    - Сәнгать мәктәбендә укучылар башкалардан бер башка югарырак, чөнки алар берьюлы ике мәктәптә укый, барысына да өлгерергә кирәк, - диде.

    Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары районда үтүче бик күп чараларда актив катнаша, яшь талантлар республикакүләм конкурсларда да призлы урыннар яулый, үзләрен таныта. Мәктәпнең үзендә дә әледән-әле тематик чаралар еш оештырыла. Директор Гөлнара Җиһаншина тырыш укучыларга Мактау кәгазе тапшырды, чыгарылышларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлап, алга таба уңышлар теләде. Ул Алсу белән Рушанга мәктәпне тәмамлау турындагы таныклык тапшырды. Алсу мәктәпне бары тик "5" ле билгеләренә генә тәмамлаган, ирешкән уңышлары өчен ул диплом белән бүләкләнде, ә кызның әти-әнисенә рәхмәт хаты бирелде. Укытучылар да изге теләкләрен ирештерде.

    - Мин бик шат, алган белемнәрем киләчәктә кирәк булыр дип ышанам, кайсы һөнәрне сайлаячагымны әлегә әйтә алмыйм, ләкин эшем шатлык китерә торган булсын иде, - диде Алсу үз хис-кичерешләре белән уртаклашып.

    - Ә минем полиция хезмәткәре буласым килә, зачет-имтиханнар артта калды, аларны тапшырып, дәрес калдырмыйча укыйсы бик җиңел булмады, ләкин ул көн килеп җитте - без таныклык алдык, - дип сүзгә кушылды Рушан.

    - Минем туганнарым баянда оста уйный, улымны да өйрәтү хыялы белән яшәдем, ул хыял чынга ашты, укытучыларга зур рәхмәт, - диде егетнең әнисе Гөлинә ханым.

    - Уен коралларында уйнарга өйрәтүе җиңел түгел, сез балаларның күңелендә сәнгатькә мәхәббәт уятучы. Бу бинада һәрвакыт балаларның шат авазы яңгырап торсын, - дип теләкләрен ирештерде Алсуның әнисе Нурия ханым.

    Бәйрәм ахырында барлык укучылар да бергәләп сәнгать мәктәбе гимнын башкарды.

    Сәләтне үстермәсәң, ул югала. Әти-әниләр баланың талантын тоеп, аны үстерү өстендә эшләсен, сәнгать мәктәбендә белем алып, тагын да камилләштерү мөмкинлеге тудырсын иде. Кем белә, бәлки әлеге мәктәпне тәмамлаучылар алга таба зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы артист булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: