Солдат сугышны сайлап алмый

Интернациональ бурычларын Әфганстанда үтәгән ир- егетләрне бергә җыеп, совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгару көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Узган шимбәдә Мәлки күп функцияле үзәгендә әфганчылар кабат бергә очрашты.
Узган елларда мондый очрашу өч зонада уза иде, шуңа да бер районда яшәүче солдатлар бер-берсе белән сирәгрәк күрешә иде. Быел бергә җыелдылар, өстәвенә, Мәлки авылында туып-үсеп, әфган сугышында чәчәктәй яшь гомере өзелгән батыр йөрәкле егет Валерий Волков истәлегенә авыл җирлекләре командалары арасында милли көрәш буенча турнир да үткәрелде.
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әфганчыларга мөрәҗәгать итте:
- Хөрмәтле якташларым! Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 24 ел вакыт узуга да карамастан, әлеге канкойгыч сугыш китергән кайгы онытылмый. Бу сугышта районыбыздан 72 егет катнашкан, шуларның 21е Хөкүмәтебез бүләкләренә лаек булган. Солдат сугышны сайлап алмый, ул Ватан алдындагы бурычын үти. Мәлкидән Валерий Волков, Зур Тәрбиттән Владимир Драндров, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗановлар әнә шул бурычны үтәгәндә һәлак булган. Аларның исеме - мәңгелек.
Каһарман егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның истәлеге итеп, әти-әниләренә, туганнарына бүләкләр тапшырдылар. Бу көнне туган көнен билгеләп узучы әфганчы, район үзәк сырхауханәсе хирургы Алексей Русовка да бүләк тапшырдылар.
Әле дә улы Валерийны сагынып өзгәләнүче Анастасия Волкованың теләге барлык аналарның теләгенә аваздаш: сугыш уты бүтән беркайчан кабынмасын, аналарның күз яше таммасын. Ул аеруча дулкынлана, чөнки бүген улының якты истәлегенә милли көрәш буенча турнир да үткәреләчәк бит.
Тантанага җыелучылар алдында Мәлки төп мәктәбе укучылары чыгыш ясаганнан соң, әфганчыларны Апас районы әфганчы-интернационалистлар берлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.
- Безгә, автобатта хезмәт итүче егетләргә, Әфганстан җирендә совет гаскәрләре карамагында булган барлык юлларны үтәргә туры килде. Тау араларындагы бормалы юлларда һәр борылышта диярлек безне үлем сагалый иде. Әле анда, әле монда дошманнар засада оештырды. Шундый засадаларның берсендә иң якын дустым, Төмән шәһәреннән Валерий Жиряковны югалттым, - дип искә ала ул елларны Олы Кайбычта яшәүче Фидаил Сибгатуллин.
Тантананың иганәчесе - "Гөбенә" агрофирмасы әзерләгән чәй табыны артында алар сугышчан дусларын искә төшерде, хатирәләрен күңелләрендә яңартты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.6600
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.5500
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.8500
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.10300
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16000
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.35500
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!51200
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12600
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.8100
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.32200
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25700
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.31501
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.30000
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.30000
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10600
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.10300
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.8500
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.6600
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.5500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика