Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соравылда яшәүче Нәсибә һәм Алексей Макаровлар - чын мәгънәсендә тырыш һәм булган гаилә

    Кайбыч үзенең тырыш һәм булган, эшлисе килеп эшләүче, яшисе килеп яшәүче, шуннан ямь табып гомер итүче гаиләләре белән торган саен ныграк сокландыра. Әлеге язма әнә шундый гаиләләрнең тагын берсе - Соравылда яшәүче Нәсибә һәм Алексей Макаровлар турында.

    Авылның тарту көче
    Ямьле табигатьле, матур авыл Соравыл. Тау башында урнашкан, әллә каян балкып торучы ике катлы, зәңгәр калай түбәле зур йортта Макаровлар яши булып чык­ты. Капка төбенә җитүгә үк, музыка тавышы ишетелде.
    - Безнең ишегалдында көнозын шулай радио эшләп тора, чөнки күп вакытны урамда уздырабыз - кар көрәгәндә, җәен бакча эшләре белән мәш килгәндә радио тыңлыйбыз. Әйдәгез әле, түрдән узыгыз, - дип каршы алды безне ачык йөзле Нәсибә белән Алексей.
    Өйнең бусагасын атлап керүгә, ишегалдыннан килгән радио тавышын балаларның шат авазы алыштыр­ды, биредә шау-гөр килеп өч кыз уйнап йөри. Йорт тыштан гына түгел, эчтән дә зәвык белән, күңел җылысын биреп эшләнгән булып чыкты.
    - Әлеге иҗади проектның авторы - Алексей. Казан шәһәрендә фатир яллап торганда, ул үзебезнең йорт турында хыялланды һәм аның образын ясады, - диде хуҗабикә һәм, каминда янган учакка карап, үзе белән таныштырды.
    Кара күзле, кара кашлы, куе озын чәчле чибәр Нәсибә Урта Азия якларында, Дүшәнбе шәһәрендә туып үсә, ул - гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе - татар, әтисе тадҗик милләтеннән. 1992 елда гаилә Башкортостанга, 2005 елда Казанга күченә. Кыз биредә урта мәктәпне тәмамлый.
    Алексей исә Соравылда туып-үскән. Әтисе Алик абый белән әнисе Роза апа ветеринария фельдшеры булып эшләгән. Алар дүрт ир-баланы - Андрей, Алексей, Марат һәм Альбертны тәрбияләп үстерә. Кызганыч, Алик абый берничә ел элек авырып вафат була. Әти-­әнисенең һөнәрен үз итеп, аны Андрей белән Алексей да үзләштерә. Бүгенге көндә егетләрнең һәрберсенең үз гаиләсе, балалары бар. Төрлесе-төрле якта яшәсә дә, араларын өзмиләр.
    Алексей белән Нәсибә Казан шәһәрендә туган көндә таныша, шул чагында ике яшь йөрәктә мәхәббәт уты кабына. Озак сузмый, алар гаилә учагын тергезеп җибәрә. Кызга бу вакытта нибары унҗиде яшь була, шул ук елны ул югары уку йортына укырга да керә әле. Яшь гаиләгә тагын да ямь өстәп, олы кызлары Арина, соңрак Регина белән Анелия туа. Тадҗикстанда туып-үскән кыз бүген керәшен авылында үз кеше булып яшәп ята. Моны Татарстандагы халык­лар дуслыгының матур бер үрнәге дими, ни дисең!
    - 2008 елда без, әти-әни чакыруы буенча, гаиләбез белән авылга күчеп кайттык. Дәүләт программасы ярдәмендә йорт төзедек, - диде гаилә башлыгы.
    - Мин яхшы гаиләгә туры килдем. Алексейның әти-әнисе, туганнары һәм дуслары бик әйбәтләр, ярдәмчелләр. Йортыбыз нигезеннән башлап, эчке эшләренә кадәр иремнең абый-­энеләре һәм авылдашларыбыз ярдәмендә өмә белән эшләнде, - диде Нәсибә.
    Макаровлар иҗади гаилә дә әле. Әнә Яңа ел алдыннан алар ел саен йорт тирәсен бизи. Йорт каршыларына ботаклардан җыелып куелган чыршылары райондагы иң озыны булгандыр, мөгаен. Район буенча беренче урынны яуладылар!
    - Бәйге өчен дә, акча өчен дә түгел, йортыбыз тирәсен үзебез өчен бизибез. Балаларыбыз бар, туганнар, дуслар кайта, бик күңелле бит. Быел әле боздан шәһәрчек ясау исәбе дә бар иде, нишлисең бит, табигать безнең теләкләр белән хисаплашып тормады - Яңа ел бәйрәме алдыннан кары да, бозы да калмады, - диде ир белән хатын. - Авыл һәм район тормышында актив катнашырга кирәк.
    Шул рәвешле, "гаилә" дип аталган кадерле китапның тәүге битләрен шәһәрдә ачкан яшьләр, аны язуны Алексейның туган җире - Соравылда дәвам итә. Авыл җирендә яшәп карамаган Нәсибә дә бик ярата аны. Нидә генә икән соң бу авылның сихри тарту көче? Җәйрәп яткан урман-кырлардамы, челтер чишмәләрдәме, әллә инде саф һавасындамы? Мөгаен, бер-береңне аңлауга, сөйгәнеңнең фикеренә колак салып, аны аңлауга корылган мәхәббәттәдер ул.
    Шәһәр кызы булса да....
    Авыл тормышы дигәч, күз алдына бакча эшләре һәм абзар тутырып мал-туар асрау, иртәдән алып кичкә кадәр дәвам иткән тынгысыз хезмәт килеп баса. Беренчесе турында алдан хыяллана Нәсибә. Авылга кайтырга карар кылгач, үсентеләр утыртып, бакча үстерүен күз алдына китерә ул. Ләкин икенчесен, терлек асрап, сыер савып яшәүне уйлап та карамый.
    - Җиде ел элек беренче тапкыр авылга кайтканда, безнең беркайчан да сыерыбыз булмаячак, дидем. Тик бервакытта да өздереп, "юк" дип әйтмә икән, - дип сөйләп китте Нәсибә. - Моңарчы сигез тавыгыбыздан башка бер терлегебез дә юк иде. Узган елның ноябрендә өч буаз тана сатып алдык. Хөкүмәт безгә алар өчен субсидия кайтарды, әлеге акчага тагын ике тана алып куйдык.
    - Таналарның берсе ноябрьдә үк бозаулады, икенчесе февральдә, ә өченчесе майда бозауларга тиеш, - диде Алексей. - Дәүләт программасы нигезендә 200 мең сум алып, мини-ферма төзергә планлаштырабыз. Шундый зур теләкләр белән яшибез.
    Чыннан да, теләк көчле булганда, аны тормышка ашыр­ганда килеп туган проблемалар да ничектер җиңел чишелеш таба. Терлек асрау өчен үзләренең сарайлары булмау да яшь гаиләнең фикерен үзгәртми. Мөгезле эре терлекләрне алар үзләреннән ерак түгел яшәүче әниләре Роза апаның сараена урнаштырган. Моңарчы бер тапкыр да сыер савып карамаган Нәсибәне бу эшкә нәкъ менә каенанасы өйрәтә. Хәер, кешенең үзендә омтылыш һәм ихтыяр көче юк икән, кемдер өйрәткән белән генә уңышка ирешеп булмый, миңа калса. Тырыш булуын, эштән куркып калмавын тагын бер тапкыр исбатлый шәһәр кызы - күп кенә авылда үскән кызлар да сыер сава белмәгән (әллә белергә теләмәгәнме?!) заманда бу эшкә рәхәтләнеп өйрәнә.
    - Киленемне бик яратам, гомумән, балаларымнан уңдым мин. Алар кечкенәдән эшләп, хезмәт яратып үстеләр. Өемдә дә бөтен уңайлыкларны булдырдылар, - диде Роза ханым.
    Тыныч кына күшәп торган сыерга да, уйнаклап чапкан нәни бозауга да назлап, "матурым!" дип дәшә Нәсибә.
    - Ничек яратмыйсың инде, алар бит шундый җылы! - ди үзе.
    Авыл кызлары шәһәргә ашкынган заманда, япь-яшь шәһәр кызының авылга кайтып, үзе дә күз алдына китермәгәнчә яшәвен туганнары һәм дуслары ничек кабул итүе хакында кызыксынам.
    - Алар барысы да моңа бик гаҗәпләнде. Мин унҗиде яшемдә, бик иртә кияүгә чыгып, бер-бер артлы өч бала таптым, шул ук вакытта югары педагогик белем алдым, инде хәзер менә сыер саварга өйрәнеп, мул итеп терлек асрап яшибез, - диде уңган хатын. - Бер яктан карасаң, болар гадәти булмаган әйберләр кебек, ләкин без тормыш иптәшем белән һәрвакыт кеше фикеренә каршы килеп, үзебезнең уртак фикерне булдырдык.
    Чыннан да, гаиләнең бердәм булып, эшләре гөрләп баруның да сере шундадыр. Рәхәтләнеп бакчасын да үстерә алар, Нәсибә инде тәрәзә төпләренә үсентеләр дә утыртып куйган. Шул ук вакытта тасмалар белән чигәргә дә вакыт таба ул, йорт стенасында аның күңел җылысын кушып эшләгән картиналары урын алган, аны туганнарына һәм дусларына да бүләк итә икән. Ләкин Макаровлар шулкадәр эшкә чумган, гел хезмәт итеп кенә яшиләр икән дип уйлап ялгышмагыз. Ял итәргә, дуслар-туганнар белән җыелышып бәйрәмнәр үткәрергә, балаларын Казан шәһәренә төрле күңел ачу үзәкләренә алып барырга да вакыт таба алар.
    Шулай итеп, Нәсибә һәм Алексей Макаровлар бәхет таҗын асыл ташлар, алтын-көмеш, энҗе-мәрҗәннәр белән түгел, бер-берсенә булган хөрмәт, ярату һәм җаннарына рәхәтлек биргән эш белән үрәләр, яшәүләренең ямен дә хезмәттә һәм матур булып үсеп килүче балаларында күрәләр! Күз генә тимәсен аларга!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: