Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соравылның мөхтәрәм, олы хөрмәткә лаек кешесе

    Кешелек дөньясы шулай корылган инде - адәм баласы иң элек самими балачак сукмакларыннан үтә, укып белем ала, үсә, ныгый. Алга таба аны күңелле яшьлек еллары, хезмәт юлы буйлап тәүге адымнар, гаилә корып балалар үстерү көтә. Шул рәвешле намус белән хезмәт итеп яши-яши, кеше әкренләп гомер көзенә якынлаша. Олыгайган көнендә балаларының...

    Чыннан да, балалары «Әни!» дип өзелеп тора Галина Федорованың. Аны җитмеш биш яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләрен ирештерер өчен, бүләк-күчтәнәчләрен алып, алар янәдән туган нигезгә җыелышты. Сый-нигъмәт тулы табын артында елмаеп-балкып әниләре Галина утыра, аның түшен медальләр бизи. Бу бүләкләр аңа терлекчелектәге намуслы хезмәте өчен бирелгән, алай гына да түгел, 1986 елда «ТАССРның атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була Галина Федорова, ә инде Мактау кәгазьләрен санау өчен бармаклар гына җитми. 40 елдан артык дуңгыз караучы булып эшли, алны-ялны белми, исеме һәрвакыт Мактау тактасында була аның.

    - Иске Тәрбиттә туып-үсеп, Соравылга килен булып төштем мин. Тормыш иптәшем Михаил башта механизатор иде, аннары егерме еллап мәктәптә балалар укытты, үзем дуңгызлар карадым. И-и элек дуңгыз фермасы гөрләп тора иде, шулкадәр яратып, лаеклы ялга чыккач та, алтмыш алты яшемә кадәр эшләдем мин анда. Хуҗалыкта икешәр сыер асрадык, көтү чиратына чыга идек. Утын әзерләп мичкә ягулар, көянтә-көянтә су ташулар, чөгендер эшкәртүләр - барысы да ара-тирә төшкә генә керә хәзер. Бүгенге көннән дә рәхәтрәк тормыш була алмыйдыр ул, - дип шөкер итә Галина апа.

    Дөрестән дә, хәзер өйләргә су кергән, ул агып чыгып та китә, утын әзерләү мәшәкате онытылып бара, керне машина юа, ашарга пешерә торган махсус көнкүреш техникасы да эшне җиңеләйтә. Ләкин шулай да вакытны җиткереп булмый. «Ә сез ничек өлгерә идегез?» дип кызыксынам Галя ападан.

    - Дүрт балабыз төп ярдәмчебез булды, эшләп үсте алар. Кызганыч, тормыш иптәшем Михаил ике ел элек вафат булды. Бүгенге көндә олы улыбыз Геннадий һәм кечесе Сергей Казан шәһәрендә яши, Светланабыз Питрәчтә, ә Аннабыз исә Олы Кайбычта. Барысы да гаиләле, оныкларым үсеп килә. Әле күптән түгел генә Аннаның игезәк кызларының берсе Виктория белән киявебез Артем миңа Полина исемле оныкчык бүләк итте. Сергей белән Анна үзләре дә игезәкләр, - дип балалары белән таныштырды Галина Федорова.

    Гомумән, Федоровлар игезәкләргә бай булып чыкты. Питрәчтә яшәүче Светлана белән тормыш иптәше Рәис дүрт ир бала тәрбияләп үстергән, аларның өчесе: Илнар, Илнур һәм Илсур - игезәкләр.

    - Әнинең кадерен үзебез әти-һәм әни булганчы ук аңладык. Без бәләкәй вакытытта әниебез операция кичереп, шактый вакыт сырхауханәдә ятты. Ул көннәр безнең өчен иң авыры булды. Әнине сагынып, «Кайт инде, зинһар!» дип елаганымны бүгенгедәй хәтерлим. Ә инде безне үстерү әнигә җиңел булмавына мин үзем әни булгач төшендем. Әниебез савыгып кайткач, без аны һәрвакыт саклап, һәр эштә ярдәм итеп, авырлык китермәскә тырышып яшәдек, бик яратабыз без аны, - диде Светлана.

    - Әниебезгә ярдәм итәргә фермага бара идек. Балачагыбызда уенчык белән уйнап, китап укып утырганны хәтерләмим мин. Мәктәптән кайта идек тә, киемнәрне алыштырып, эшкә тотына идек, - дип хатирәләрен яңартты Анна.

    Хәзер дә шундый тырыш, эш сөючән Галина апаның балалары. Унлап сарык, дүрт кәҗә, дистәләп каз асраучы әниләренә һәрдаим ярдәм итеп яшиләр.

    - Авылга кайтмаган яллар бик сирәк була. Юллар яхшы хәзер, әниебез һәрчак безне күпереп пешкән күмәчләре, тәмле бәлешләре белән көтсен иде! - дип изге теләкләрен тели Сергей.

    Чыннан да, Галина апа Федорова исән-сау булып, балалары туган йортларына эзне суытмасын иде. Нигез яшәсә, туганнар бердәм булыр. Туганлык җепләрен ныгытып, җанга дәва бирүче, яшәргә көч өстәүче җылы учак бит ул туган нигез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: