Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соравылның үрнәк гаиләсе

    Кай арада үтте дә китте соң бу яшьлек?! Николай абый белән Александра апа моны сизми дә калды. Әле кайчан гына яланаяк килеш Соравыл урамнары буйлап уйнап йөрделәр, буранлы кышларда күшегеп беткәнче чана шудылар, бергәләшеп шаулы мәктәп елларын үткәргәннәр иде бит. Аннары хезмәт юлын башлаулар, гүзәл яшьлек елларында икесенең дә күңелләрендә...

    Александра һәм Николай Прокопьевлар - Соравылның патриотлары. Алар биредә туган, үскән, белем алган, хезмәт иткәннәр, туган авылларыннан беркайчан да, беркая да китмәгәннәр. Аларның хәтта туган нигезләре дә күршедә генә булган. Җырда җырланганча, бу дөньяны таный башлаганнан бирле алар бер-берсенең барлыгын беләләр.
    - Җиде классны тәмамлагач, без икебез дә фермага эшкә килдек. Кечкенәдән бергә уйнап үскәч, көн саен күрешеп торгач, бер-беребезне бик яхшы белә идек, шуңа да озак озатышып йөрүләр булмады, без гаилә корып җибәрдек, - диде Александра апа. - Мин 40 ел буе дуңгызлар карадым, Николай абыең бригадир һәм ферма мөдире булды. Икебез дә хезмәт ветераны без, намуслы, тырыш хезмәтебез өчен бирелгән Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын санау өчен бармаклар гына җитми. Утыз ел каенанам белән яшәдек, бик тату гомер иттек. Биш балага - Светлана, Эльвира, Таня, Владик һәм Альбинага гомер бирдек. Элек бит озаклап декрет ялында утырулар юк иде, иртәнге өчтә-дүрттә эшкә китә идек, өйдә тормадык та диярлек. Балаларыбызны каенанам тәрбияләп үстерде.
    Прокопьевларның ул-кызлары да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Бүгенге көндә кызлар дүртесе дә Казан шәһәрендә яши. Барысының да тормышлары җитеш, кияүләреннән дә уңганнар. Еш кайтып, ярдәм итәләр үзләренә. Уллары Владикның гына, 25 яшендә юл һәлакәтенә юлык­каннан соң, сәламәтлеге какшаган. Александра апа белән Николай абый аның ныклы терәге. Сигез оныкның яраткан әби-бабасы да алар.
    - Әти-әниебезгә рәхмәтебез чиксез, алар безне кеше итте. Без, туганнар, бик дус яшибез. Балаларыбыз да бертуганнар кебек безнең. Монда әти-әниебезнең өлеше зур, - диде Казан шәһәренән кунакка кайткан кызлары Альбина. - Безне шатланып каршы алалар, әле дә булса балаларыбызны карашалар, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
    Күркәм парларга бирә торган традицион соравым белән Прокопьевларга да мөрәҗәгать иттем: "Озын-­озак еллар парлы гомер итүнең, барысына да үрнәк булуның сере нидә?" Бу сорауга җавапны Николай абыйдан ишеттем:
    - Сабыр итә белүдә! Без ызгышмадык, талашмадык, тату яшәдек. Бер-беребезгә юл куя белдек.
    Алга таба да әнә шул сабырлык ташламасын сезне, Соравылның хөрмәтле кешеләре. Сездәге күркәм сыйфатлар бездә, яшьләрдә дә, мөмкин кадәр күбрәк булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: