Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Соравылның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән гаилә пары

    Безнең авылда 55 ел бергә яшәүче парлы гаилә бер генә. Ул - Татьяна һәм Геннадий Ефремовлар. Әлеге күркәм пар белән сезне дә таныштырасым килә.

    Алар моннан 55 ел элек октябрь аенда гаилә учагын тергезеп җибәрә. Үрнәк гомер юлын үтеп, биш бала - өч кыз һәм ике ул үстерәләр. Хәзер инде әлеге парның балалары да лаеклы ялга чыгу яшенә җиткән.
    Татьяна Ивановна унбиш яшеннән фермада дуңгызлар карый башлый. Яхшы эшләгәнен бәяләп, район җитәкчелеге аңа 1970 елда "Районның иң яхшы дуңгыз караучысы" дигән мактаулы исем бирә. Шул ук елны Татьяна Ефремова Владимир Ленинның тууына 100 ел уңаеннан "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә, "Хезмәт ветераны" дигән исемгә лаек була. Лаеклы ялга чыкканчы Татья­на Ивановна кладовщик һәм бригадир булып эшли.
    Геннадий Васильевич та мактаулы хезмәт юлы үтә. Ул, мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына. Өч ел хезмәт иткәннән соң авылга кайта, биредә төрле эшләрдә эшли. Аның башкармаган эше юктыр: кибетче, китапханәче, бригадир, келәт мөдире, колхозның партком секретаре - санап бетерерлек түгел! Хезмәт юлында Геннадий Ефремов күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.
    Хәзерге вакытта Татьяна һәм Геннадий Ефремовлар уллары Юрий белән яши. Балалары һәм оныклары ял көннәрендә җыелышып төп йортка - әби-бабай янына кайталар. Авылыбызның әлеге үрнәк гаиләсенә күпләр сокланып карый. Иңне-иңгә куеп, озак яшәгезче, Татьяна һәм Геннадий Ефремовлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: